«Чаллы яшелчәсе»ндә басуга беренчеләрдән булып чыктылар
Узган ялларда район хуҗалыклары күпьеллык үләннәргә ашлама кертә һәм тырмалый башлады. Беренчеләрдән булып бу эшкә «Чаллы яшелчәсе», «Гигант», «Алмаз», «Биклән», «Камский» хуҗалыклары, «Азык-төлек корпорациясе», «Кама» агрофирмасы, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык эшчәннәре кереште. Шуларның берсендә - «Чаллы яшелчәсе»ндә эшнең барышы белән без дә танышып кайттык.
Агрофирма кырларында без барган көнне, сишәмбедә, унике агрегат эшли иде. Иртән бераз яңгыр явып китүгә дә карамастан, техника хәрәкәттә. «Дөрес, бүген иртәнге 5тә үк эшне башлап булмады, хәзер басу җилләде, менә эшкә тотындык», - дип аңлатты хуҗалыкның баш агрономы Илфак Галиев. Кырга алар дүшәмбе иртән чыкканнар. Хуҗалыкның барысы 1100 гектар күпьеллык үлән җире бар. Ике көн эчендә аның 460 гектары, ягъни 42 проценты тамырдан тукландырылган һәм тырмаланган. Ашлама кертүдә «Амазона» агрегаты белән Сергей Бобылевның эшләвен билгеләп үтте баш агроном. Без барган басуда тырма агрегатлары таккан өч «ДТ-75» тракторында механизаторлар Илфир Хөрмәтуллин, Игорь Снегур һәм Александр Коршунов эшли иде. «Яктыргач та чыгабыз, бүген кичке 7гә кадәр эшлибез. Егетләрне көненә ике мәртәбә кайнар аш белән тәэмин итәбез. Эш вакытын озынайткан очракта ашатуны өч мәртәбә оештыруны планлаштырабыз. Ягулык-майлау материалларын басуга алып киләбез, тракторларны да кайтарып йөртмибез, сак астында кырда калдырабыз. Запас частьлар кирәк булган очракта шулай ук басуга алып киләчәкбез. Механизаторларны исә вахта автобусы белән йөртәбез», - ди Илфак Розик улы.
«Күпьеллык үләннәрне тукландыруны һәм тырмалауны тәмамлагач «Чаллы яшелчәсе» механизаторлары туңга сөрелгән җирләрне тырмаларга керешергә планлаштыра. Аннары инде чират - көзге арыш басуына. Әлеге культура хуҗалык басуларында 410 гектарны тәшкил итә.
Предприятиенең складларында бүген шулай ук чәчүлек орлык әзерләү эше бара. Хуҗалыкның бүген барысы 140 тонна арпа орлыгы бар. Ул тулысынча агулану үткән. Бу культура быел агрофирмада 500 гектарда чәчеләчәк. Моңа өстәп, 700 гектар мәйданны бодай культурасы биләячәк. Аның өчен 200 тонна орлык әзерләнгән. Сишәмбе көнне аны агулау башланган. Орлык материалы югары репродукцияле, тулысынча кондициягә китерелгән.
Бөртеклеләрдән тыш, хуҗалык басуларында 200 гектар мәйданга берьеллык үләннәр, 400 гектарга кукуруз чәчү, 85 гектарга яшелчәләр утырту күздә тотыла.
«Бүгенгә эш билгеләнгән тәртиптә бара. Чәчүгә дә графиктан соңга калмыйча керешербез дип уйлыйм», - дип билгеләп үтә баш агроном.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев