12 август 2016 яңалыклары
-
Тукай районында «Бердәм Россия» командасыннан авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләрен күтәрүне сорадылар
Бүген безнең район республикада бара торган «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия эстафетасын каршы алды. «Бердәм Россия» партиясенең логотибы һәм эстафета лозунгы төшерелгән автобусларда Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар, гамәлдәге төрле дәрәҗә депутатлар, иҗтимагый хәрәкәтләр активистлары, район оешмалары җитәкчеләре Бәткедә халык белән очрашты.
-
«Кырга килеп бүләкләүләре минем өчен көтелмәгән шатлык булды», – ди «Кама» агрофирмасының алдынгы механизаторы Рафаэль Зарипов
«Кама» агрофирмасының игенчеләренә әләмне һәм истәлекле бүләкне район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев тапшырды.
-
Комбайнда – Татарстан әләме
Үзенчәлекле бер тантана - урак батырын хөрмәтләү - төшке аш вакытына туры килде. Комбайнчылар, орлыкка саласы сабан бодае кишәрлегенең соңгы теземнәрен суктырып, яңа урынга күчәргә әзерләнәләр. Һавада кара-кучкыл яңгыр болытлары агыла. Әмма бөртеге дә төшмәде. Шул хакта сүз куерткан арада, «Гигант» хуҗалыгы уракчылары җыелып та бетте. Район хакимиятеннән килгән вәкил...
-
«Рәхмәт ветераннарга», – диләр «Гигант» хуҗалыгында
Урак өстендә, кылны кырыкка ярыр чакта, нәкъ төгәл сөйләшенгән вакытта очраштык «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Хәниф улы Имамов белән. Ул, тиз-тиз атлап, эш бүлмәсенә алып керде һәм безне, элеккеге авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе, заманында хезмәт юлын шушы хуҗалыкта башлаган, хәзер район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зариповны һәм...
-
Фәрит Мөхәммәтшин: «Сезнең районнан бик сөенеп китәм: зур төзелешләр алып барасыз, дустанә мөнәсәбәттә яшисез»
Кичә районга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле сәфәр белән килде. Ул «Феникс» җәмгыятенең дуңгызчылык комплексы төзелешендә булды һәм Ташкичү авылында республика программасы кысаларында төзелгән яңа клубны ачуда катнашты. Дәүләт Советы рәисен РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова озатып йөрде.
-
Ветеринар хезмәте ни рәвешле башкарыла
Президент Рөстәм Миңнеханов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә республика хуҗалыклары басу-кырларын карый, җитәкчеләр белән очрашулар үткәрә. Мондый очрашулар вакытында җитәкчеләр гражданнарның шәхси хуҗалыкларында эшләгәндә ветеринар хезмәтне ни рәвешле алып бару турында сораулар бирде. Моннан чыгып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе тарафыннан гражданнарның...
-
Шилнәбаш мәктәбе иң яхшы авыл мәктәбе исеме өчен дәгъва итә
3-5 августта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләреннән, Дәүләт Советы депутатларыннан, Иҗтимагый палата, яшьләр оешмалары вәкилләреннән торган эксперт төркеме мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген бәяләде. Төркем республиканың 200 мәгариф оешмасында булып, алардан 79ын зона туры җиңүчеләре итеп билгеләде. Районның инглиз телен тирәнтен өйрәтүче Шилнәбаш урта мәктәбе безнең зонада авыл мәктәпләре...
-
Төзүчеләр көне белән!
Районыбызның барлык төзүчеләрен, шушы тармакны үстерүгә, яшәтүгә лаеклы өлеш керткән хезмәт ветераннарын Төзүчеләр көне белән тәбрик итәм. Бүгенге көндә районда бик күп объектлар җиткерелде, гамәлдәге күпсанлы федераль һәм республика программаларына керүгә ирештек. Капиталь ремонт программалары буенча Комсомолец поселогы мәктәбе, Новотроицкое һәм Калмаш авыллары мәктәпләре төзекләндерелде. «Авыл клублары» программасы кысаларында Ташкичү...