Комбайнда – Татарстан әләме
Үзенчәлекле бер тантана - урак батырын хөрмәтләү - төшке аш вакытына туры килде. Комбайнчылар, орлыкка саласы сабан бодае кишәрлегенең соңгы теземнәрен суктырып, яңа урынга күчәргә әзерләнәләр. Һавада кара-кучкыл яңгыр болытлары агыла. Әмма бөртеге дә төшмәде. Шул хакта сүз куерткан арада, «Гигант» хуҗалыгы уракчылары җыелып та бетте. Район хакимиятеннән килгән вәкил...
Механизаторлар булган уңышны җыеп алуда аеруча зур тырышлык куялар. Әйтик, «Гигант» хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Флорис Миннегалиев, 10 августка 10,2 мең центнер ашлык суктырып, уракта беренчелекне әйди. Шундый югары күрсәткечкә ирешкәне, техникадан җитештерүчән файдалануы өчен, Гомәр Хәйруллин «Акрос» комбайнчысы Флорис Миннегалиевка Республикабыз әләмен һәм истәлекле бүләкне басуда, бер төркем игенчеләр алдында, рәхмәт сүзләре әйтеп, алкышлар белән тапшырды. Гомәр Гайнулла улы Флорисның киләчәктә дә әйдәп баручылар сафында булуын теләде. Аның сүзләрен җөпләгәндәй, Риф Имамов комбайнчысы турында: «Эшендә ут уйната», - диде. Шунысы бик мөһим: әлеге басуны Флорис тракторы белән туңга сөреп, язын ашлама кертеп, тырмалап иген чәчкән, корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы эшкәрткән һәм менә үзе үк, сөенеп, уңышын урып-җыя. Уңыш өчен үзен турыдан-туры җаваплы сизә һәм игенче дигән олы вазифасын намус белән үти. Берничә ел элек район Сабан туенда сабанчылар батыры да булып калган иде. Шуны искә төшергәч: «Булды андый хәл», - дип куйды тыйнак кына.
Тумышы белән Минзәлә районы Мияш авылыннан Флорис. «Гигант» хуҗалыгында төпләнеп, 30 елдан артык хезмәт куя инде.
- Бу хуҗалыкны, аның эш сөючән халкын яраттым. Шәкертләрем дә бар. Комбайнчылар һәм шоферлар белән уртак тел табып эшлибез. Шоферлар Наил Хөсәенов, Заһир Садыйков, Рәвис Шәйхетдинов, Фәнис Хафизовлар беркайчан да тоткарлык тудырмыйлар. Ашлыкны чистарту машиналарына тоткарлыксыз илтәләр. Бер-беребезне ихтирам итеп, тигез ритмда эшләгәч, урып-җыюны үз вакытында төгәлли алдык, - дип тәмамлады әңгәмәсен алдынгы комбайнчы Флорис Миннегалиев. Ә комбайн өстендә Татарстаныбыз әләме җилферди иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев