Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районында «Бердәм Россия» командасыннан авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләрен күтәрүне сорадылар

Бүген безнең район республикада бара торган «Көчле Татарстан! Бердәм Россия!» партия эстафетасын каршы алды. «Бердәм Россия» партиясенең логотибы һәм эстафета лозунгы төшерелгән автобусларда Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар, гамәлдәге төрле дәрәҗә депутатлар, иҗтимагый хәрәкәтләр активистлары, район оешмалары җитәкчеләре Бәткедә халык белән очрашты.

Депутатлар башкарылган эшләр турында кыскача хисап тотты, киләчәккә эш юнәлешләре белән таныштырды. Митингта РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт берләшмәсе рәисе киңәшчесе Ольга Павлова, район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады.

Депутатлыкка кандидат Марат Әхмәтов тукайлыларның Татарстанның үсешенә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Аннары игътибарны республикабыз уңышларына юнәлтте. Безнең республика ышанычлы адымнар белән алга атлый. Сезне республикабыз алып барган курсны хупларга чакырабыз, - дип билгеләп үтте ул.

Район башлыгы Васил Хаҗиев республикада эшләүче программаларның бик кирәк булуын, районның аларда катнашып килүен белдерде. Әле кичә генә Ташкичү авылында шушы программаларның берсе кысалырнда төзелгән клуб ачылуга күпләр шаһит булды, диде.

Бердәмроссиялеләр командасының халык белән аралашуы алга таба сорау-җавап рәвешендә дәвам итте.

- Сөтне сатып алу бәясе кулай булса, аны җитештерү дә артыр, авыл халкының шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек тотуга кызыксынуы да күтәрелер иде. Шуңа күрә сөтне сатып алу бәясенең тотрыклылыгы турындагы мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелсен иде, - дип үз соравын бирде Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы, «Мәрхәмәт-Милосердие» район берләшмәсе җитәкчесе Резедә Сафина.

- Район территориясендә 23 авыл җирлеге бар. Аларның бюджетлары бары тик урамнарны яктырту һәм юлларын кардан чистарту өчен түләүгә генә җитә. Җирлекнең башка төрле эшләре дә күп, ләкин аларга акча калмый. Авыл җирлекләренең бюджеты аларның башкара торган эш төрләренә карап формалаштырылсын иде, - дип, митингта катнашучыларга чираттагы сорауны бирде Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев.

- Республика программаларын тормышка ашыру кысаларында спорт мәйданчыклары, хоккей кортлары төзү актив бара, парклар һәм скверлар ачыла. Шул исәптән безнең районда да һәр елны ике спорт мәйданчыгы төзелә. Яшьләргә, шулай ук өлкәнрәк яшьтәгеләргә дә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырыла. Сәламәт яшәү рәвешенә тартучы мондый программаларның киләчәктә тукталмавын телибез, - дип фикерен белдерде «Бердәм Россия»нең Яшь гвардиячеләр штабы башлыгы Илнур Гәрәев.

Сайлаучыларның һәр соравын кандидатлар игътибар белән тыңлады, каләмгә алды.

Алга таба партия командасы автобусы республиканың башка районнары буйлап юл алды. Марафон республика шәһәрләренең һәм авылларының эре мәйданчыкларында халык белән һәр көнне очрашуны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев