«Кырга килеп бүләкләүләре минем өчен көтелмәгән шатлык булды», – ди «Кама» агрофирмасының алдынгы механизаторы Рафаэль Зарипов
«Кама» агрофирмасының игенчеләренә әләмне һәм истәлекле бүләкне район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев тапшырды.
Менә алар, кыр батырлары - Илнур Этикбаев үзенең «Нью-Холланд» комбайнында 17 мең центнердан артык ашлык суктырган, аннан азга гына калышучы, 13 мең центнердан артык күрсәткеч белән - Рафаэль Зарипов.
- Сез чын мәгънәсендә хезмәт геройлары, - диде Рәсим Асылгәрәев игенчеләрнең кулларын кысып. - Тукай районы игенчесе дигән исемне горур йөртәсез. Кырларда сезнең кебек үз эшен яхшы белүче, тырыш, калган хезмәтчәннәргә өлге итеп куярлык игенчеләр эшләгәндә, икмәк язмышы ышанычлы кулларда, - дип үз чыгышын тәмамлады район Башкарма комитеты җитәкчесе.
Тантанадан соң урак батырларының үзләре белән дә сөйләшеп алдык.
- Әле малай чагымда ук, сигезенче сыйныфны тәмамлауга, әти мине һәм абыйны үз янына кырга ала башлады. Аннары абый үзе комбайнга утыргач, аның ярдәмчесе булып эшли башладым. Әнә шулай кечкенәдән ук мин икмәкнең кадерен белеп, игенче хезмәтенең җаваплы һәм кирәкле икәнлеген тоеп үстем. Хәзер, күргәнегезчә, үзем комбайнчы. «Кама» агрофирмасында 2007 елдан бирле эшлим, - дип сөйләде безгә Илнур Этикбаев.
- Чыгышым белән мин Сәмәкәй авылыннан. Биредә 5 елга якын эшлим. Урып-җыю башланганчы, агрофирмада тракторда эшләдем: чәчү, тырмалауда катнаштым. Бу елны комбайнга утырырга дип карар иттем. Алла боерса, икенче елга да бу үтә дә мөһим эштә катнашырга ниятем бар. Кырга килеп бүләкләүләре минем өчен көтелмәгән шатлык булды. Көннәр аяз торганда икмәкне тиз арада җыеп алу - безнең бурыч ул. Шулай ук ярдәмчем Рөстәм Хәлиулловка рәхмәт әйтәм. Бар эштә дә миңа киңәшче, булышучы булды, - диде Рафаэль Зарипов.
Биредә хезмәт куючы игенчеләрнең үз эшләренең осталары булуы әллә каян күренеп тора: басуның үзенчәлеген исәпкә алып, үз җайлары белән киләләр. «Иң мөһиме - үскән икмәкне югалтуларсыз җыеп алу», - диләр игенчеләр.
- Бүгенге көндә «Кама» агрофирмасында урып-җыю эшләре 63 процентка башкарылды. Гектардан уңыш уртача 41,5 центнер тәшкил итә. 10 мең гектарга якын суктырылган җирдән 40 мең тоннага якын бөртек җыеп алынды, шул исәптән 22 мең тоннадан артык көзге бодай, 14 мең тоннадан артык арпа, 1317 тонна язгы бодай җыелды, - дип хәбәр итте «Кама» агрофирмасы директоры Рәшит Хәбетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев