Шилнәбаш мәктәбе иң яхшы авыл мәктәбе исеме өчен дәгъва итә
3-5 августта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләреннән, Дәүләт Советы депутатларыннан, Иҗтимагый палата, яшьләр оешмалары вәкилләреннән торган эксперт төркеме мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген бәяләде. Төркем республиканың 200 мәгариф оешмасында булып, алардан 79ын зона туры җиңүчеләре итеп билгеләде. Районның инглиз телен тирәнтен өйрәтүче Шилнәбаш урта мәктәбе безнең зонада авыл мәктәпләре...
3-5 августта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләреннән, Дәүләт Советы депутатларыннан, Иҗтимагый палата, яшьләр оешмалары вәкилләреннән торган эксперт төркеме мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген бәяләде. Төркем республиканың 200 мәгариф оешмасында булып, алардан 79ын зона туры җиңүчеләре итеп билгеләде. Районның инглиз телен тирәнтен өйрәтүче Шилнәбаш урта мәктәбе безнең зонада авыл мәктәпләре арасында иң яхшысы дип табылды.
10-12 августта исә бәйгенең финал этабы үтте. Аның кысаларында чәршәмбе көнне ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары - белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова районның Шилнәбаш мәктәбендә булды, андагы шартлар белән танышты.
Нәтиҗәләр 18 августта ясалачак. Финал этабы җиңүчеләре мәгариф хезмәткәрләренең республика август конференциясендә бүләкләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев