Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

«Рәхмәт ветераннарга», – диләр «Гигант» хуҗалыгында

Урак өстендә, кылны кырыкка ярыр чакта, нәкъ төгәл сөйләшенгән вакытта очраштык «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Хәниф улы Имамов белән. Ул, тиз-тиз атлап, эш бүлмәсенә алып керде һәм безне, элеккеге авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе, заманында хезмәт юлын шушы хуҗалыкта башлаган, хәзер район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зариповны һәм...

Игенчеләрнең тырышлыгы белән яхшы уңыш үстерелгән. Бүгенге көнгә бөртекле-кузаклы культураларның гектарыннан 44 центнерга якын уңыш җыеп алына. «Мул уңышны, җиңне нык сызганып, югалтуларсыз алып урнаштыруда игенче ветераннарыбызның осталыгына, киңәшенә һәм актив эшчәнлегенә дә таянабыз», - дип бәяли җитәкче. Ул безне, машинасына утыртып, ындыр табагына, кырларга алып китте. Беренче тукталыш - ындыр табагы. Башка еллардан үзгә буларак, биредә тау-тау ашлык көшелләрен күрмисең. «Кырдан кайтарылган игенне шул ук көнне, чистартып, амбарларга салабыз, орлык әзерлибез», - ди директор һәм ике «ЗАВ» чистарту агрегатының даими эшләп утыруын әйтә. Берсен - сәгатенә 40 тонна ашлык чистарта торганын - быелгы уракка файдалануга тапшырганнар. Янәшәсендәгесе сәгатенә 30 тонна эшкәртә. Һәр икесен карап эшләтүдә машинист, хезмәт ветераны Александр Висягинның өлеше зур. Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов Александрны төпле белгеч булуы, техниканы сәгать механизмыдай карап эшләтүе өчен хөрмәт итә. Ветеран машинист Александр икенче машинист белән аралашып, аңа да үзенең эшлекле киңәшләрен биреп эшли. Алар, үзара булышып, чистарту машиналарының тоткарлыксыз эшләвенә ирешәләр.

Ашлык төялгән машиналар йөкләрен бункерга бушаталар да кырга комбайннар янына ашыгалар. Шоферлардан, пенсия яшенә җитсәләр дә, Наил Хөсәенов, Миннеәләм Садретдиновларның яшьләрчә дәрт белән эшләүләренә сокланырлык.

Чистартылган ашлыкны амбарларга урнаштыруда һәм ышанычлы саклауда катнашкан хезмәт ветераннары амбарчы Сания Мәхмүтова белән эшче Розалия Закированың үз эшләренең осталары булуын әйтте Риф Имамов. Аларның кул астында эшләүче 8 мәктәп укучысы арыш, көзге бодай, борчак, арпаны чистартып, калибрлап, орлыкка амбарларга салып куйганнар. Без көндезге сәгать өчләр тирәсендә ындыр табагында булганда, «УАЗ» шоферы Вил Кәримовның ындырчыларга аш китереп, тәмләп тәгам ялгаган чаклары иде. Уракчылар һәм ашлык сугучылар аш пешерүче хезмәт ветераны Лидия Князеваның тәмле-тәмле аш-сулар, ризыклар белән сыйлавына рәхмәт сүзләре әйтәләр.

Хуҗалык башлыгы безне үз машинасы белән Сарайлы һәм Гәрдәле авыллары ягындагы ерак басуларга алып бара. Суданка үләне, уҗым культуралары чәчү өчен әзерләнгән җирләр артта кала. Алдыбызда күпереп яткан, кояш кызуыннан саргайган куе арпа теземнәре. Басу түреннән бер-бер артлы өч комбайн төшеп килә. Башта «Дон-1500», аннары «Акрос» комбайннары. Басу читенә чыгып борылуга, Риф Хәниф улы, кулы белән ишарәләп, «Дон»ны туктатты. Кабинадан кыска җиңле шакмаклы күлмәктән, урта буйлы ир-ат төште.

- Ширчиков Алексей Васильевич - бердәнбер ветеран комбайнчыбыз, - дип таныштырды рәис аның белән. Комбайнчы Алексей Васильевич, ветераннар башлыгы Галимҗан аганы күрүгә, якын туганыдай кочаклашып күреште. 70нче еллардан бирле танышлар икән. Галимҗан Сәетҗан улы - Әҗмәкәй авылы кешесе, институтны бетергәч, авылда инженер булып эшләгән. Шул чактан ук Алешаның техникага һәвәслеген белеп, урып-җыюда комбайнчы ярдәмчесе итеп алганнар.

Бүген кызу урак өстендә яшьләр белән бер сафта хезмәт куючы ветераннар белән хаклы горурланалар хуҗалыкта. Хуҗалык рәисе Риф Имамов ветеран механизаторлардан К-700 тракторчысы Рәшит Шәйдуллинның, язгы һәм көзге чәчүне башкаручы тракторчы Фәйзелхак Солтановның, механизаторлар Рафис Шәрипҗанов һәм Рафаил Зариповларның югары уңыш үстерүгә керткән хезмәтләрен бик зурлап бәяли. Андыйларны уңыш бәйрәмендә зур сәхнә түренә чакырып, кулларын кысып бүләкләр тапшыру тантанасын иң шатлыклы вакыйгаларның берсе дип саный. Быелгысы да күңелле булыр, шәт. Чөнки урак мәйданының 60 проценты җыеп алынган, гектардан уртача 43,7 центнер уңыш чыга. Елына карата бик зур күрсәткеч бу. Әлеге уңышка ирешүдә бөтен коллективның, шул исәптән дистәләрчә ветераннарыбызның хезмәт өлеше зур. Моны «Гигант» хуҗалыгы җитәкчелеге таный, фидакарь хезмәттәге ветераннарына рәхмәт хисләрен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев