Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Төзүчеләр көне белән!

Районыбызның барлык төзүчеләрен, шушы тармакны үстерүгә, яшәтүгә лаеклы өлеш керткән хезмәт ветераннарын Төзүчеләр көне белән тәбрик итәм. Бүгенге көндә районда бик күп объектлар җиткерелде, гамәлдәге күпсанлы федераль һәм республика программаларына керүгә ирештек. Капиталь ремонт программалары буенча Комсомолец поселогы мәктәбе, Новотроицкое һәм Калмаш авыллары мәктәпләре төзекләндерелде. «Авыл клублары» программасы кысаларында Ташкичү...

Районыбызның барлык төзүчеләрен, шушы тармакны үстерүгә, яшәтүгә лаеклы өлеш керткән хезмәт ветераннарын Төзүчеләр көне белән тәбрик итәм.

Бүгенге көндә районда бик күп объектлар җиткерелде, гамәлдәге күпсанлы федераль һәм республика программаларына керүгә ирештек. Капиталь ремонт программалары буенча Комсомолец поселогы мәктәбе, Новотроицкое һәм Калмаш авыллары мәктәпләре төзекләндерелде.

«Авыл клублары» программасы кысаларында Ташкичү авылында яңа күпфункцияле үзәк сафка басты, авыл клубларын капиталь төзекләндерү программасы буенча Кнәз авылының мәдәният йорты төзекләндерелә, шулай ук республика программасы буенча Аулаш авылында яңа ФАП, ә Түбән Суыксу авылында яңа ветеринар пункт эшли башлады. Моннан тыш Ташкичү һәм Иске Теләнче авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт ясалды. Спорт мәйданчыкларын төзү программасы кысаларында Биклән белән Күзкәй авылларында яңа спорт мәйданчыклары төзелде. Боларның барысы да сезнең көндәлек фидакарь хезмәтегез, тырышлыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә башкарыла.

Хөрмәтле төзүчеләр! Эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек телим.

Тукай муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев