12 февраль 2016 яңалыклары
-
Хәтер тактасы куелды
Интернациональ бурычын үтәп, кайнар ноктада һәлак булган Сергей Алексеевич Атаманов истәлегенә 10 гыйнвар көнне Шилнәбаш авылында туган нигезендә мемориаль такта куелды.
-
Рузалия апа рәхмәт сүзләрен җиткерде
Күптән түгел Мусабай-Завод авылы китапханәсе мөдире, мәдәният хезмәткәрләре урын өстендә ятучы инвалид Рузалия апа Гайнетдинованы туган көне белән котладылар. Инде күп еллар өйдә үрмәләп кенә йөри алуына карамастан, Рузалия апа һәрвакыт көр күңелле, якты йөзле, күпләргә үрнәк булып яши.
-
Көчлеләр билгеләнде
Мәләкәстә 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк булган балалар арасында хоккей ярышлары буенча район беренчелеге узды. Ярышларда барысы бергә төрле авыллардан килгән 8 команда көч сынашты. Финал уеннарыннан соң көчле командалар билгеле булды. Призлы урыннар Биклән, Мәләкәс авыллары, Круглое Поле һәм Яңа поселоклары укучыларына бирелде. Иң яхшы капкачы исемен Данил...
-
Караңгыда өч җәяүлене бәрдерделәр
Февраль аенда район территориясендә ике көн рәттән җәяүлеләрне бәрдерү очраклары теркәлде. Беренчесе Яр Чаллы - «Дубки» ял базасы юлында булды. Төнге сәгать 2дә «Хундай Акцент» автомобилен йөртүче 43 яшьлек ир-ат яктыртылмаган урында юл кырыенда басып торган җәяүлене күрми. Бәхетсезлегенә, юлчы яктылык кайтаргыч элементлар кергән киемнәрдән дә булмый. Яр Чаллыда яшәүче...
-
«Иң мөһиме – исән кайттык», – диләр сугыш хәрәкәтләре ветераннары
Бүген «Татарстан» совхозы поселогында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан 55 ир-егет яши. Әфган, Таҗикстан, Чечня җирләрендә башын салган егетләр дә бар. Аларның истәлеген поселок халкы онытмый, хәтер такталары, мемориаллар ача, каберләреннән ел дәвамында чәчәкләр өзелми. Исәннәре исә поселокның иң хөрмәтле ирләреннән санала. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган истәлекле дата алдыннан аларның өчесе -...
-
Тәүге нәтиҗәләр бәрәкәтле булсын
Район ветераннары һәм инвалидлары оешмасының берләштерелгән пленумы узды. Берничә ай элек әлеге оешмалар җитәкчесе итеп сайланган Галимҗан Зарипов үткән елга, аеруча үзе эшли башлаган 15 октябрьдән 31 декабрь аралыгындагы оешма эшчәнлегенә хисап тотты.