«Иң мөһиме – исән кайттык», – диләр сугыш хәрәкәтләре ветераннары
Бүген «Татарстан» совхозы поселогында сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан 55 ир-егет яши. Әфган, Таҗикстан, Чечня җирләрендә башын салган егетләр дә бар. Аларның истәлеген поселок халкы онытмый, хәтер такталары, мемориаллар ача, каберләреннән ел дәвамында чәчәкләр өзелми. Исәннәре исә поселокның иң хөрмәтле ирләреннән санала. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган истәлекле дата алдыннан аларның өчесе -...
Әңгәмә кору дип бәлки бераз арттырыбрак әйтелгәндер, күп сөйләмиләр, ул елларны искә төшерергә яратмыйлар сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан егетләр. Тормышның ачысын шактый күргән бу ирләргә ялгышрак сорау биреп, йөрәк яраларына кагылырмын дип тә куркыта.
Таһир Хәсәнов Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә 1982-83 елларда катнашкан. Армиягә алынгач та ярты ел Оренбург өлкәсе Бузулук шәһәрендә өйрәнүләр үтә, аннары 20 айны Әфганстан җирендә үткәрә, артиллериядә хезмәт итә. «Яраланулар булмады дияр идем, чәрдәкләнгән пушканы төзәткәндә күзгә тимер кылчыгы кереп, госпитальдә ятып чыгуны исәпләмәгәндә», - ди ул. «Хезмәт чорының башыннан азагына кадәр землянкада яшәдек, төрле чаклар булды, әлбәттә. Ләкин, иң мөһиме, исән кайттык», - дип сөйли. Әти-әнисе улларының Әфганстанга эләккәнен ярты ел белми яши. Ләкин Таһир күрше кызына язган хатында ялгыш бу хәбәрне «ычкындыра». «Мин кайтканда әнинең чәчләре агарып беткән иде. Өйгә Яңа елны каршыларга берничә сәгать калганда - 1983 елның 31 декабрендә кичке сәгать 6да кайтып кердем. Очрашу мизгелләрен хәзер дә сөйләп аңлата торган түгел. Улы өчен күпме гомер ут йотып яшәгән, аның кайтуын минутлап санап көткән әниемә рәхмәтем бик зур», - ди бүген ветеран. Кайтып бер ел үткәч Таһир гаилә кора. Бүген улына 29, кызына 23 яшь. Инде ике оныгы бар.
Фәнис Хаҗиев - Чечня хәрәкәтенең башланган чорына, иң авыр вакытына эләккән егетләрнең берсе. 1994 елда, декабрь аеның соңгы көнендә Чечня җиренә аяк баса ул. Армия өйрәнүләрен Владимир өлкәсендә үтә. Аннары, аның сөйләвенчә, «сатып алучылар» егетләрне Воронеж өлкәсенә алып китәләр. «Махсус киемнәр биреп, кулга корал тоттырып, поездга утыртып, командировкага җибәргәндә, сизендек, аңладык инде кая таба юл алганыбызны», - дип сөйли Фәнис. Башта Төньяк Осетиянең Моздок шәһәренә керәләр. Чечняда беренче тапкыр атышларда катнашуы 16 гыйнварда була. «Бик авыр көннәр иде ул. Үзебез дә аттык, чөнки яшисең килсә ансыз мөмкин түгел иде, атыш кырыннан иптәшләребезнең гәүдәләрен дә җыйдык. Бергә килгән дустыбызның үлеме белән беренче тапкыр шунда очраштык - Кемерово егетен төнлә бронетранспортер өстеннән атып төшерделәр. Аннан соң да үлемнәр күп булды. Әле бит мәетләрнең астына махсус рәвештә миналар куеп китәләр иде», - дип дәвам итә ул. Май аенда, инде кайтырга җыенганда Фәнис каты яралана, аңын югалта, шәһәрдән шәһәргә күчеп, госпитальләрдә дәвалана. Район хәрби комиссариатына аның хәбәрсез югалуы турында хат килә. Ләкин, бәхеткәме, бу хәбәр Фәниснең әнисенә барып җитми, ул берничә ай буе бернинди хатларсыз яши. Яралары төзәлеп, егет туган йортына үз аякларында кайта. Фәнис тә армиядән соң гаилә кора. Бүген инде улы һәм кызы буй җиткергән.
Васил Гайфуллин исә Чечняда хезмәт иткән егетләр арасыннан районда бердәнбер Батырлык ордены кавалеры. Сугышчан хәрәкәтләргә ул армиядә ел ярым хезмәт иткәннән соң - 2000 елның 29 декабрендә эләгә. Грозный шәһәрендә алар ротасы егетләре утырган өч танк камалышка эләгә - аларның беренчесенә пулялар ява башлый. Василләрнең экипажы аны коткарырга дип чыга. Танктагы дүрт егетнең берсе алынган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә, икенчесенең танктан чыккач гомере өзелә. Василнең бер аягына - ике, икенчесенә бер пуля тия. Дүртенче солдатның кулы яралана. Василне госпитальгә салалар. Шул вакытта егетләрне коткаруда катнашканы өчен Васил Гайфуллин Батырлык ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителә. Ә «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче әти-әнисе улларының Чечнядагы хәрби хәрәкәтләргә эләккәнен аның госпитальдә ятуы турында хәбәр алгач кына беләләр.
«Солдатка киткәндә без малай идек, аннан ир-ат булып кайттык. Хәрби хезмәт тормышны ныграк яратырга өйрәтте. Ул еллар төшләргә керәме дип сорыйсыз. Әлбәттә, керә. Улларыбыз, оныкларыбыз өчен армия хезмәте сугыш түгел, Ватанны саклау булуын телибез», - диләр бүген ветераннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев