11 май 2016 яңалыклары
-
Юл-транспорт һәлакәтендә тагын ике кеше үлде
7 майда, шимбә көнне, Яр Чаллы - Сарман трассасының 5нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә Шөкрәле авылында яшәгән 42 яшьлек ир-атның һәм Мөслим районында яшәгән 26 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде. Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, фаҗига көндезге сәгать 12 тулганда була. Шәһәрдән Сарманга таба хәрәкәт итүче «CHERY» машинасының йөртүчесе транспорт чараларының...
-
Бакчачылык ширкәтендә хатын-кыз мәете табылды
7 май көнне район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена «Орбита» бакчачылык ширкәтендә хатын-кыз мәете табылганлыгы турында хәбәр килә. Тикшерүчеләр Яр Чаллыда яшәгән 29 яшьлек әлеге хатын-кызның үтерелгәнен ачыклый. Оператив эзләү чаралары барышында җинаятьче «кайнар эздән» тоткарлана. РФ Җинаятьләр Кодексының 111 маддәсе 4 өлеше буенча (сәламәтлеккә авыр зыян салуның үлемгә китерүе)...
-
«Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында Түбән Суыксуның яшь инспекторлары җиңде
Һәр елны республика күләмендә үткәрелә торган «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының райондагы беренче этабы узды. Анда юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары үз көчләрен сынады. Чара район ЮХИДИ бүлеге һәм мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылды. Программага өч төрле бирем кертелгән иде. Укучылар жюрига юл йөрү кагыйдәләрен, яшәү куркынычсызлыгы нигезләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, велосипедта...
-
Роспотребнадзор идарәсендә яңа җитәкче
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы шәһәрендәге төбәк бүлеге башлыгы урынбасары итеп Марат Гыйрфанов билгеләнде. Ул Минзәлә, Тукай районнарына күзәтчелек итә. Аңа кадәрле бу вазыйфада озак еллар Фәргать Гыйззәтуллин эшләде.
-
Иштирәк авыл җирлеге башлыгы итеп Гөлнара Гарифуллина билгеләнде
Гөлнара Сәүбан кызы моңа кадәр Иштирәк мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Иштирәк җирлеге башлыгы урыны Рөстәм Закиров район башлыгы урынбасары итеп билгеләнү сәбәпле бушаган иде.
-
Малтабар, Кырныш һәм Калмиядә 71нче Тынычлык язын билгеләп үттеләр (фото)
8 май көнне Малтабар авылында Бөек җиңүнең 71 еллыгы билгеләп үттек. Азалия, Айзилә, Сөмбел, Чулпан, Данилларның чыгышларын җылы кабул иттеләр. Җәүдәт хәзрәт җитәкчелегендә Малтабар хатын-кызлары мул итеп өстәл әзерләгәннәр иде. Өлкәннәребез бик канәгать булып, Вилльданов Г.М. КФХ әзерләгән, районнан җибәрелгән бүләкләрне алып, сөенеп киттеләр. 9 май көнне Кырныш һәм Калмия...
-
Җиңү көнендә 90 яшен тутырган ветеран Александр Сизовка РФ Президенты котлавын һәм телевизор тапшырдылар
Президент В. Путинның котлавын һәм бүләкне ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Ирек Миннәхмәтов бирде Язлар белән бергә тагын Бөек Җиңү көне килде. Халкыбыз, бу бәйрәмне көтеп алырга гадәтләнде инде. Күз яшьле дә, сагышлы да, бер үк вакытта тантаналы да ул. Районыбызның авыл җирлекләрендә бу бәйрәмгә, гадәттәгечә, алдан ук әзерләнделәр: сугыш һәм...
-
“Якты юл” газетасы игълан иткән “Матур гаилә” бәйгесендә беренче катнашучылар бар
Райханә биш ел буе дуслашып йөргән егетен армияга озата. Ике арада сөю хисләре белән тулы хатлар йөри башлый. Менә кайтыр,туйлар үткәрербез дип йөргәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Кыз сөйгәне Зәкиҗанны 1945 елда гына көтеп ала. Өч ел кыз белән егет булып йөргәннән соң, Райханә Вәҗәһетдин белән Хәдичә гаиләсенә килен булып...
-
«Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», «Кама-Бекон» хуҗалыклары бөртеклеләрне чәчүне тәмамлау алдында
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 майга алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда язгы чәчү 65 процентка башкарылган. Бөртекле культуралар мәйданнарының 73 проценты чәчелгән. Арпа, люпин тулысынча чәчелеп бетте, хуҗалыклар бөртеккә кукуруз чәчә башладылар. «Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», «Кама-Бекон» хуҗалыклары бөртеклеләрне чәчүне тәмамлау алдында. Азык культураларының 49 проценты чәчелде. Бу юнәлештә Сәйдәшев исемендәге,...