Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында Түбән Суыксуның яшь инспекторлары җиңде

Һәр елны республика күләмендә үткәрелә торган «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының райондагы беренче этабы узды. Анда юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары үз көчләрен сынады. Чара район ЮХИДИ бүлеге һәм мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылды. Программага өч төрле бирем кертелгән иде. Укучылар жюрига юл йөрү кагыйдәләрен, яшәү куркынычсызлыгы нигезләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, велосипедта...

Һәр елны республика күләмендә үткәрелә торган «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының райондагы беренче этабы узды. Анда юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары үз көчләрен сынады. Чара район ЮХИДИ бүлеге һәм мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылды.

Программага өч төрле бирем кертелгән иде. Укучылар жюрига юл йөрү кагыйдәләрен, яшәү куркынычсызлыгы нигезләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, велосипедта фигуралы йөрү күнекмәләрен башкардылар.

Шәхси һәм команда ярышларында төп җиңүче булып Түбән Суыксу мәктәбенең яшь инспекторлары калды. Икенче һәм өченче урыннарны Борды һәм Калмаш мәктәбе укучылары бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев