10 март 2026 яңалыклары
-
Алма — витаминнар хәзинәсе
Холестеринны төшерү, кан басымын җайлау һәм матдәләр алмашын яхшырту өчен иң кулай чара — алма. Аның составындагы тимер канны чистарта, ә витаминнар комплексы биткә бетчәләр чыгудан саклый. Табигый юл белән сәламәтлекне ныгытырга телисез икән, бу киңәшләр нәкъ сезнең өчен!
-
Дача участокларында балтырган үскән өчен штрафлар яный башларга мөмкин
Россиялеләр яз ахырында яки җәй башында дача участокларында үскән балтырган һәм тирә-юньгә куркыныч тудыручы башка үсемлекләр өчен штрафлар ала башларга мөмкин. Бу хакта хокук белгечләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
«Маҗыным - изге җирем»
Галина Казанцева Тукай районының Керәшен Маҗыны авылында туып-үсә. Биш яшендә әти-әнисеннән кача-поса, мәктәпкә йөри башлый. Өлкәннәрнең: “Әле сиңа укырга керергә иртәрәк, бераз үскәч килерсең”, дип үгетләүләре дә туктатмый – үҗәтләнеп укырга,язарга өйрәнә.
-
Май бәйрәмнәрендә Татарстанда нибары алты көн ял булачак
2026 елда Татарстанда май бәйрәмнәре кыска – 1–3 май һәм 9–11 май көннәрендә генә ял итү күздә тотыла. Бу соңгы биш ел эчендәге иң минималь ял вакыты булып тора.
-
Тукай районында Мөфти катнашында район ифтары үтте
Рамазан аеның 19-нчы көнендә Тукай районында район ифтары — авыз ачу мәҗлесе үткәрелде. Чарага районның бик күп дин кардәшләре җыелды. Мәҗлескә мәртәбәле кунакларның, аерым алганда, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның килүе ифтарга аеруча тантаналы төсмер һәм әһәмият өстәде.
-
1 марттан Росссия Социаль фондының Татарстан бүлеге түли торган бердәм пособие билгеләгәндә алимент исәпләү кагыйдәләре үзгәрде
2026 елның 1 мартыннан бердәм пособие билгеләгәндә алиментны исәпкә алу тәртибендәге үзгәрешләр үз көченә керде. Түләү сорап мөрәҗәгать иткән яки аны озынайтачак гаиләләргә яңа норма кагылачак.
-
Тукай районы китапханәчесе СИБУР компаниясенең «Игелекле эшләр формуласы» конкурсында җиңеп чыкты
Татарстан Республикасы Тукай районы Иштирәк авыл китапханәсе социаль әһәмияткә ия проектлар конкурсында җиңү яулады. Әлеге бәйге «СИБУР» компаниясенең социаль инвестицияләр программасы — «Игелекле эшләр формуласы» (Формула хороших дел) кысаларында уздырылды.
-
Ялда булган хәрби хезмәткәр Чаллы паркында аңын югалткан хатын-кызга ярдәм иткән
Кыска сроклы ялда кайткан «Химик» позывлы хәрби, Чаллы паркларның берсендә аңын югалткан хатын-кызны коткарырга ярдәм иткән. Аның игътибарлылыгы һәм ашыгыч ярдәмне вакытында чакыруы нәтиҗәсендә табиблар пациентның хәлен тотрыклыландыра алган. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.