8 декабрь 2016 яңалыклары
-
Мини-футбол буенча район чемпионаты үткәрелде
Сосновый Бор поселогының спорт залында мини-футбол буенча район чемпионаты үткәрелде. Ярышларда авыл җирлекләре, район оешма һәм предприятиеләреннән җыелган ир-атлар командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча Әҗмәкәй авыл җирлеге спортчыларына тиңнәр булмады. Икенче урында Круглое Поле авыл җирлеге ир-атлары калды. Өченче урын исә Мәләкәс авылы спортчыларына бирелде. Әйтергә кирәк: ярышлар тәмамлангач,...
-
Волейбол буенча район беренчелеге узды
Күптән түгел мәктәп укучылары арасында волейбол буенча район беренчелеге узды. Ярышларның финал өлешенә Мәләкәс авылында һәм Сосновый Бор поселогында үткәрелгән зона этаплары җиңүчеләре килгән иде. Нәтиҗәдә, кызлар арасында беренчелекне Мәләкәс мәктәбе укучылары яулап алды. Икенче урында Теләнче Тамак мәктәбе кызлары калды. Өченче урын исә Кнәз авылыннан килгән кызларга бирелде. Егетләр...
-
Ком анимациясен үзләштерү өчен иң мөһим таләп – сабырлык
«Минем бәләкәй күчермәм» («Моя маленькая копия») дип исемләнгән халыкара бәйгедә райондашларыбыз - Круглое Поле поселогында яшәүче сабыйлар җиңү яулады. Иң кызыгы шул: балалар әлеге бәйгедә ком анимациясе юнәлешендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Мини-футбол буенча район беренчелеге үтте
Районда мини-футбол буенча район беренчелеге үтте. Анда 1999нчы һәм аннан да яшьрәк булган егетләр катнашты. Барысы бергә ярышларда 10 мәктәп командасы көч сынашты. Беренче урынга Яңа поселогы футболчылары лаек булды. Икенче һәм өченче урыннар Биклән белән Кнәз мәктәпләре укучыларына бирелде.
-
Волейбол буенча район чемпионаты үтте
Сосновый Бор поселогында волейбол буенча район чемпионаты үтте. Ярышларда авыл җирлекләре, район оешма һәм предприятиеләреннән җыелган ир-атлар командалары көч сынашты. Бәтке, Биклән, Түбән Суыксу, Мәләкәс, Күзкәй, Иске Абдул, Новотроицкое авылларыннан килгән волейбол сөючеләр һәм бер оешма вәкилләре бер-берсе белән ярышты. Беренче урында Түбән Суыксу авыл җирлегеннән килгән волейболчылар калды. Икенче...
-
Өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтәләр
Бәтке авылы мәктәбендә «Белем аша өлкән яшьтәгеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту» дигән шигарь астында пенсионерларны компьютерга өйрәтү буенча курслар эшли башлады. Яңа уку классын пенсия фонды идарәсенең Тукай районы бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов ачып җибәрделәр. Өлкән яшьтәге әби-бабайларга компьтер нигезләрен Андрей Лысенков...
-
«Татарстан» совхозы поселогында үзара салым акчасына зират киңәйтелде
Халыктан 2014 елда җыелган үзара салым һәм аңа дәүләттән өстәп бирелгән акчага «Татарстан» совхозы поселогында күптән түгел христиан зиратын киңәйттеләр. «Акчаны соңрак файдалануның сәбәбе шунда: зират өчен өч гектардан артык өстәмә җирне рәсмиләштергәнче шактый вакыт үтте», - ди Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова. Бүген биредә зиратны 300 метрдан артык...
-
Иске Дөрештә мунчаны янудан саклап калдылар
3 декабрь көнне диспетчерлык хезмәтенә Иске Дөреш авылында коттедж януы турында хәбәр килә. Урынга килгән сүндерүчеләр янгынның йортта түгел, хуҗаларның инде күп еллар файдаланылмый торган мунчада икәнлеген күрәләр. Йорт хуҗасы малларны ашату өчен сарайда ут кушкан була. Ә өйдән лапаска таба баручы электр чыбыгы шул мунча аша үтә. Ун минутка...
-
Мәләкәстә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен очрашу кичәсе узды (фото)
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Мәләкәс авылы мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбыз өчен очрашу кичәсе үткәрелде. Килгән кунакларга авыл җирлеге башлыгы Ирина Кузнецова, мәктәп директоры Сәрия Шагалеева, ветераннар оешмасы җитәкчесе Михаил Калинин һәм шушы җирлек депутаты Михаил Мифодеев үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Балалар үзләренең матур чыгышлары белән куандырдылар, килгән авылдашлар...
-
Конституция көнендә прокуратура халыкны кабул итә
Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, РФ Президенты боерыгы нигезендә, 12 декабрьдә 12.00-20.00 сәгатьләрдә гражданнарны гомумроссия кабул итү көне уздырыла. Бу көнне район прокуратурасы да халыкны кабул итә. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 52нче йорт (ГЭС бистәсе, 8/4 йорты). 8 (8552) 71-31-33 телефоны буенча алдан язылу сорала.
-
Халык дружиначысына – 20 мең сум премия
Ике ел элек районда бердәм халык дружинасы булдыру турында карар кабул ителгән иде. Бүген һәр авыл җирлегендә хокук саклаучыларга ярдәм итүче шундый отрядлар эшли. 23 отрядта 132 кеше исәпләнә. Күптән түгел халык дружиначылары рәтенә аяк баскан биш кешегә - Кнәз авыл җирлегеннән Виктор Имановка һәм Гөлия Сафиуллинага, Иске Дөреш авыл...
-
Көчлеләр билгеләнде
Яр Чаллы шәһәрендә грек-рим көрәше буенча «Витязь» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең беренчелегенә ачык ярышлар узды. Чарада 2006-2007, 2004-2005 елгы яшүсмерләр катнашты. Тукай районы данын район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклап чыкты. Үз авырлык категорияләрендә беренчелеккә тренер-укытучы А. Сәрвәровта шөгыльләнүчеләр Павел Новиков, Әнвәр Шәйхетдинов, Алишер Хәйруллин, Арсен Елкин,...
-
Сөмбел – “Кыш бабайга хат” бәйгесендә икенче катнашучы
Бүген салкын, чын кышкы иртә. Әлеге көн исән-имин, уңышлы үтсен!. «Якты юл» редакциясенең электрон почтасына бик матур, бәйрәмчә бизәлгән хат килде. "Кыш Бабайга" дигән тамга белән аны кечкенә Сөмбелнең әнисе юллаган. Бу гаилә - бәйгедә икенче катнашучы. Хат белән танышыгыз әле, сезнең дә күңелегез күтәрелеп китәр! Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән....