8 сентябрь 2023 яңалыклары
-
Саклый безне әнкәйнең догалары
Ана догасы – күңел түреннән чыккан, кабул була торган изге дога. Инде үзләре күптән олыгаю чорына кереп дәү әтидәү әни булган ханымнар һәм дүрт кыз арасында үскән бердәнбер ирегет бүгенгесе көндә олы бәхеткә ия, алар – әниле. Йөз яшьлек Нурдидә Гыйльманова балалары, оныклары өчен даими рәвештә изге догаларын кыла.
-
Җан җылысын кушып үргән бизәкләр
Безнең Тукай районында бердәнбер махсус таякчыклар белән челтәр үрүче (коклюшница) Людмила Строкина яши. Сирәк һөнәр иясе вәкиле Новотроицкий мәдәният йорты мөдире булып эшли, кул эшләре белән мавыгуын яшь буынга да өйрәтә.
-
Бәйрәм бүләк иттеләр
Теләнче Тамак авылына Актаныш районының «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле килеп онытылмаслык бәйрәм бүләк итте.
-
Легендар татар көрәшчесе вафат
Легендар көрәшчеләребезнең берсе - Раббани ага Шәрипов вафат. Раббани агага 88 яшь тулырга күп калмаган иде. Әле узган елның ноябрендә генә Иске Абдул авылында Раббани Шәриповның бюстын ачкан иделәр.
-
Район башлыгы кабул итте
Сишәмбе көнне район башлыгы Фаил Камаев кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашуны уздырды. Чәй өстәле артында районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучы 8 ир-егет һәм гаилә әгъзалары район җитәкчесе белән шәхси, хәрби хезмәткә һәм башка темаларга кагылышлы мәсьәләләр буенча сөйләшү алып барды.
-
Буш яткан җирләр “аш” бирәчәк
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров Тукай районын ташландык авыл хуҗалыгы җирләрен кабат әйләнешкә керткән өчен рәхмәтен белдерде. Министр мәгълүматлары буенча, бу соңгы өч елда 10 мең гектар тирәсе.
-
Авыл матурлыгы – төзек, чиста булуда
«Безнең ишегалды» программасы кысаларында Тукай районында соңгы елларда төрле авыл җирлекләрендә күпфатирлы йорт ишегаллары төзекләндерелеп, матурланды. Быел да әлеге эш районда дәвам итә.