Саклый безне әнкәйнең догалары
Ана догасы – күңел түреннән чыккан, кабул була торган изге дога. Инде үзләре күптән олыгаю чорына кереп дәү әтидәү әни булган ханымнар һәм дүрт кыз арасында үскән бердәнбер ирегет бүгенгесе көндә олы бәхеткә ия, алар – әниле. Йөз яшьлек Нурдидә Гыйльманова балалары, оныклары өчен даими рәвештә изге догаларын кыла.
Бикләндә яшәүче Нурдидә Ибраһим кызы Гыйльмановага август аенда йөз яшь тулды. Сирәкләр өлешенә тигән бер гасырлык юбилейга балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды. Бәхетле ананы чәчәкләргә күмделәр, тәбрикләү сүзләре белән җаннардан җанга күңел җылысын күчерделәр, кыскасы – барысы да бәхет нурында коенды.
Бәхет нуры
«Дүрт кыз, бер малай үстек. Еллар үткәч, Өлфәт өйләнгәч, бу сан үзгәрде – биш кыз булдык. Без – апалы-сеңелле кебек яшибез. Килен, җиңги дигән сүзләр безнең гаиләдә әйтелми. Апа, сеңелем! Шулай күңелгә якын, чөнки Сәрия – безнең өчен апа да, сеңел дә. Ул аш-су осталары әзерләүче махсус уку йортын тәмамлап Биклән ашханәсенә эшкә килгән иде. Безнең бәхеткә булып чыкты – Өлфәт белән бер-берсен табышып, яратышып өйләнештеләр. Кулы тәмле Сәриянең. Югары сыйфатлы һәм тәмле итеп ризык әзерләү осталыгына ия – чөнки һөнәрен дөрес сайлаган. Белгечлеге буенча аш-су әзерләү өлкәсе мөдире, технолог. Һәр төрле ризыкны әзерләүнең бөтен нечкәлекләрен белә, яратып эшли. Шуңа да үз эшләре уңышлы бара. Бөтен гаиләбез белән шунда эшлибез. Пенсиядә дип кул кушурып утыручы юк. Ата-бабалардан килгән мәкальне – “Эшле кеше – ашлы кеше” дигәнне тормышта кулланабыз. Биредә – төп йортта еш җыелабыз. Әни берләштерә безне, уртак хезмәт туплап тора, туганлык җепләре бер-беребезгә тартып тора. Әле бит үзебезне, өлкән булсак та, олыгаю чорына керсәк тә ятим итеп тоймыйбыз. Әни иң олы оныгы – илле өч яшьлек Әлфиядән башлап иң кече оныкчыгы Кәримгә кадәр, кыскасы, барыбызның да туган көнне һәм елны белә. Әллә кайчан булган вакыйгаларны энәсеннән-җебенә сөйли. Зиһене әйбәт. Кайвакыт офыклар артында калган яшьлегендә, балалар үстергән чорында “сәяхәт итә”. Ахирәткә күчкән күршекүләнне сагынып искә ала. Бу – үткәннәрне сагыну. Әнинең холкы – күркәм. Бу – олы нигъмәт...» – ди Нурдидә апаның балалары.
Игелекле бала – иң олы нигъмәт
– Килен булып төшкәннән бирле олы гаиләнең кадерле кешесе итеп тоеп яшим. Бу – каенанам белән каенатамның кешелекле, зирәк акылга ия булулары белән бәйле. Бала гаиләдә ни күреп үссә шуны дәвам итә гомер юлында. Каенана-каената балаларына яхшы тәрбия биргәннәр. Эш яратучан итеп үстергәннәр. Каенана-каената үз кызларыдай кабул итте, ирдән уңдым. Әни – өйнең нуры, нәсел маягы. Аның хәер-фатихасы тормыш юлыбызны яктыртып тора. Үзебез әбибабай булгач, олыгаю чорына кергәч, өлкән яшьтәге кешенең хис-кичерешләре безгә бик тә якын. Әни шаяртып та куйгалый, шунда аеруча күңелле булып китә. Үз акылында булуы бигрәк тә сөендерә. Һәммәбезгә бәхет теләп дога кыла, – ди Өлфәтнең хатыны Сәрия ханым.
– Әнинең үз акылында һәм сабыр булуы – бик олы бәхет. Югыйсә, кайбер олыгайган атааналар, ни кызганыч, баласына бәддога кылып, нәгърәләр орып яши. Ә бит шул ата-ананың балалары кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр. Зиһене “чалшаеп киткән”гәме, әллә инде акылы урынында булып та холкы яман булгангамы – андый өлкәннәр шөкер итә белмиләр. Бу очракта инде аларны караган балаларга сабырлык кына телисе кала. Ата-ана мәңгелек түгел, бер вакыт мәңгелеккә китәләр. Үкенмәслек булсын өчен аларның түзеп булмаслык кебек тоелган холыкларына сабырлык белән чыдарга кирәк. Ни хәтле генә авырлык китерсәләр дә ата-анага “Уф!” дип тә әйтмә дип өйрәткән нәсыйхәтендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһиссәлам, – дип киленнәренең сүзен җөпли шушында – төп йортта әнисен тәрбияләп-карап торучы Нәсимә Габделбарый кызы. Ул гомере буе хисапчы булып хезмәт куйган. Лаеклы ялга чыккач динишәргый гыйлем алган. Әле шунысын да искәртәсе килә, әдәп саклап кына миңа: «Мактап, күкләргә чөймәгез инде, яме» дип нәсыйхәтен әйтә. «Эшләр – нияткә карап бәяләнә. Ниятем – мактап язу түгел. Аллаһ ризалыгы өчен кылган изегелекне кешеләргә җиткерү, аларны да шундый яхшы гамәлләргә этәрү, вәгазьләү. Кемнәргәдер – үгет-нәсыйхәт, кем өчендер үз гамәлләренә тиешле бәя бирү, фикерләү өчен сәбәп тә булыр» дигән фикеремне хуплады.
Нурдидә апаның иң олы кызы Флүрә ханым озак еллар Бикләндә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Күпмеләр бикләнлеләргә күңел җылысын биргән ул!
Саимә – гаиләдә өченче бала, 1953 нче елны дөньяга килгән. Аңа һич тә җитмеш яшь бирмәссең. Җитез, өлгер булуы өстенә зирәклеге белән таң калдыра. Бер карыйсың, ул – әнисе янында. Икенче караганда – туганнары белән берлектә үз эшләре мәшәкатенә чумган. Инде ул – авыл китапханәсендә – хатын-кызлар таифәсе арасында, җәмәгать эшен башкара. Шулай булмыйча, ул бит гомере буе төп хезмәтеннән тыш җәмәгать эшендә кайнаган, авылның мәдәни тормышын гөрләтеп алып барган һәм бүгенгесе көндә дә шул рухта яши – Биклән авылы ветераннар һәм инвалидлар оешмасын җитәкли. Хезмәт юлы турында ул: «Егерме ел Бикләндә саклык банкында эшләдем. Аннары, район пенсия фондында бухгалтер булып хезмәт куйдым. Фәридә Әгъләҗова фонд җитәкче иде. Дус-тату эшләдек. Гомумән, кайда, кем белән генә эшләсәм дә, аралашсам да – сагынып сөйләрлек. Бу – үзе олы бәхет», – ди һәрвакыт үзенә файдалы шөгыль, игелекле эш табучы ханым.
Өлфәт – гаиләдә дүртенче бала. Озак еллар Бикләндә “Леспромхоз”да хезмәт куйган. Аннары хатыны белән үз эшләрен ачканнар. Ирле-хатынлы Сәрия белән Өлфәт: «Без чынлыкта төп нигездә яшәгән сыман. Гел шушында инде», – диләр.
Гаиләдә бишенче бала булып туган Мәсхүдә «Леспромхоз»да, аннары төрле оешмаларда хисапчы булып эшләгән. Кыскасы, бишесе дә әти-әниләре сыман Тукай районы халкына хезмәт итүчеләр. Алар беравыздан: «Гаилә кадерен белү, туганлык җепләрен саклау һәм ныгыту, эш ярату – әти-әнидән килгән сыйфат. Әти – совет армиясе сафларында хезмәт иткән, Бөек Ватан сугышында катнашып батырлык күрсәткән. Сугыш тәмамлангач әтине Владивостокка хезмәт итәргә җибәрәләр. Җиде ел Ватанга тугрылыклы хезмәт итеп, 1946 нчы елны туган авылыбызга әйләнеп кайта. Пенсиягә чыкканчы Бикләндә почта бүлеге башлыгы булып эшләде. Аннары да әле хезмәт юлын дәвам итте – аэропортта хезмәт куйды. Сиксән дүрт яшендә, 2000 нче елда вафат булды.
Шунысын да әйтергә кирәк, әти-әни туган авылыбызга, җиребез-суыбызга һәм халкыбызга карата чын-чынлап мәхәббәт тәрбияләделәр. Югыйсә бишебез дә шушында төпләнеп, Тукай районы халкына хезмәт итәр идекмени?! Әни – сугышның бөтен михнәтен тылда татыган. Гомер буе колхозда ирләр башкарырдай авыр эшләрне һич зарланмыйча эшләде. Әти – фронтта, әни – тылда Җиңүне якынайткан кешеләр», – дип ата-аналары белән хаклы рәвештә горурланалар.
Нурдидә ханым кадерхөрмәттә яшәвенә сөенә. Куанычын бала-оныкларына һәрвакыт белдереп тора. Йөз яшьлек – бер гасырлык юбилее белән котларга килгән район хакимиятенә, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиевага, Биклән авыл җирлеге башлыгына кат-кат рәхмәтләрен белдереп изге теләкләрен җиткерде. Бәндәгә рәхмәтле була белү – Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәткә шөкер итә белүне дә чагылдыра. Шулай рәхмәтле булып яшәргә язсын барчабызга да!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев