6 июль 2026 яңалыклары
-
1 сентябрьдән Түбән Камада автобуслар кондукторсыз йөриячәк
Түбән Камада 1 сентябрьдән җәмәгать транспорты яңа форматта эшли башлаячак. Шәһәрдә интеллектуаль транспорт системасы кертелә, шуңа күрә автобусларда кондукторлар булмаячак. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев Екатеринбургта узучы «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә хәбәр итте.
-
Тукай районындагы юл һәлакәтләренең күбесе Чаллы йөртүчеләре гаебе белән була
Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Илнар Каюмов 2026 елның беренче яртыеллыгындагы юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясады. Статистика күрсәткәнчә, район юлларында аварияләргә иң еш Чаллыдан килгән йөртүчеләр сәбәпче була.
-
Татарстанда көчле җил һәм боз яву турында кисәтәләр
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә республикада һава торышының начараюы көтелә: көчле җил, томан һәм кайбер урыннарда боз яву ихтималы бар.
-
Татарстан БДИда 459 йөз балл нәтиҗәсе белән лидерлар өчлегендә
Ил күләмендә БДИ нәтиҗәләре буенча Татарстан йөз балл җыючылар саны ягыннан алдынгы позицияләрен саклап кала. Республикада 459 максималь нәтиҗә теркәлгән.
-
Круглое Поле балалары әкиятләр дөньясына сәяхәт итте
Круглое Поле поселогы китапханәсендә нәни укучылар өчен «Укыйбыз, уйныйбыз, ял итәбез — вакытны файдалы үткәрәбез» дип аталган мавыктыргыч һәм танып-белү программасы оештырылды. Чара барышында балалар әдәби конкурсларда, интеллектуаль ярышларда һәм кызыклы викториналарда үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
50 еллык никах өчен 20 мең сум тәкъдим ителә
Россия Дәүләт Думасының «Әниләр советы» рәисе, депутат Татьяна Буцкая 50 ел һәм аннан да озаграк рәсми никахта гомер иткән парлар өчен ил күләмендә бердәм түләү кертү инициативасы белән чыкты. Аның фикеренчә, мондый гаиләләрне 50 еллык юбилей уңаеннан кимендә 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча белән бүләкләргә, киләчәктә исә бу сумманы индексацияләп барырга кирәк.
-
Татарстанда Социаль фонд исеменнән шалтыратучы мошенниклар активлашкан
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге республика халкын мошенниклар куллана башлаган чираттагы алдау схемасы турында кисәтә. Соңгы вакытта үзләрен Социаль фонд хезмәткәрләре дип таныштырып шалтыратучылар саны арткан.
-
«Татарстан» совхоз поселогы балалары «Юл әлифбасы»н өйрәнде
«Татарстан» авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Лебедушка» балалар бакчасында «Юл әлифбасы» квест-уенын уздырдылар. Чара Дәүләт автоинспекциясе (ГИБДД) оешу көненә багышланды. Бәйрәм исә нәниләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен уен аша үзләштерергә һәм куркынычсызлык күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итте.
-
Башкортстан һәм Татарстан сулыкларында бер көндә ике фаҗига: ике яшь хатын-кызның гомере өзелгән
Башкортстан белән Татарстанда су коену сезоны тагын фаҗигале хәбәр белән тулыланды. Бер көн эчендә ике төбәктә дә җиһазландырылмаган урыннарда суга кергән хатын-кызлар батып үлгән.
-
Бүген яңгырлы һәм эссе һава торышы көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре хәбәренә карасак, 6 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак.