6 май 2026 яңалыклары
-
Язның бер көне ел туйдыра
Тукай районында язгы кыр эшләре башлангач басу-кырларның, уҗымнарның торышын карап чыгу һәм агротехник таләпләрнең, басу культурасының үтәлешен тулысынча карап чыгу традициясе яшәп килә.
-
Түбән Камада пенсионердан 2,3 млн сум акча алган үсмер тоткарланган
Түбән Камада полиция 16 яшьлек үсмерне тоткарлаган. Ул мошенниклар схемасында курьер ролен башкарган һәм өлкән яшьтәге хатын-кыздан зур суммадагы акча алган.
-
«Яр Чаллы — Әлмәт — Биклән» юлында чокырларны ремонтлау башланды
«Татавтодор» җәмгыяте юлчылары планлы режимда асфальт катламын яңарта һәм юл нигезен ныгыта.
-
Татарстанда пенсия тупланмаларын ничек алырга мөмкин?
2026 елда Татарстанда пенсия тупланмалары булган кешеләр акчаларын өч төрле юл белән ала: берьюлы бөтен сумманы, ай саен гомерлек пенсия итеп, яки билгеле бер вакытка түләү рәвешендә.
-
Бәтке мәктәбе укытучысы дөньякүләм «Әдәби марафон»да җиңү яулады
Туган телне саклау һәм китап укуны популярлаштыруга юнәлтелгән XXXV Халыкара «Әдәби марафон» проекты үзенең чираттагы җиңүчеләрен барлады.
-
Корбан чалу өчен нисаб күләме ике тапкырга артты
ТР МДН Казыйлар шурасы һәм Галимнәр шурасының бертавыштан кабул ителгән карары нигезендә, 2026 елда Корбан чалу өчен нисаб күләме 100 мең сум итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков хәбәр итте.
-
Мошенниклар арзан авиабилетлар белән алдый
Татарстан прокуратурасы кисәтә: мошенниклар кешеләрне арзан авиабилетлар белән кызыктырып алдауның яңа ысулын куллана башлаган.
-
Республикада +27° кадәр җылыта
Бүген дә республика халкын җәйге җылы һава торышы көтә.