Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Язның бер көне ел туйдыра

Тукай районында язгы кыр эшләре башлангач басу-кырларның, уҗымнарның торышын карап чыгу һәм агротехник таләпләрнең, басу культурасының үтәлешен тулысынча карап чыгу традициясе яшәп килә.

Сишәмбе көнне шушы максатны күздә тотып оештырылган рейдта район башлыгы Камил Нәҗмиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство бүлеге консультанты Газинур Хөснуллин, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар катнашты. 

Алар: «Агрофирма Әнәк» ҖЧҖенең «Ворошиловский» филиалында, «Агрофирма “Камский Бекон”», «Агрофирма “Кама”» ҖЧҖләрендә, «Сәйдәшев исемендәге», «Гигант», «Ирек», «Ярыш» җитештерү предприятиесе ҖЧҖдә, «Биклән (С.Г.Вардересян)», «Миңнехуҗина», «Минеханов», «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыкларында булып язгы кыр эшләре барышы белән таныштылар.

Рейд «Агрофирма “Әнәк” ҖЧҖенең “Ворошиловский”» филиалыннан башланды. «Ворошиловский» филиалында 4885 гектар чәчүлек җире булып, шуның: 770 гектарында көзге бодай чәчелгән. Филиалның баш агрономы Айзат Фәррахов: «Уҗымнар яхшы кышлады, аларны тукландыру эшләре тәмамланды. Бүгенгесе көнгә рапсны 512,  арпаны 150 гектар җирдә чәчтек. Язгы бодай – 683, арпа – 396, рапс – 933, чөгендер – 1020 гектар җирдә чәчеләчәк», – диде. Район башлыгы Камил Нәҗмиев: «Язгы сабанны уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Көчле инвестор канаты астында эшләү – җан рәхәте. Инвестор ел саен авыл хуҗалыгы техникасын яңарта. Куәтле, заманча техника, минераль ашлама, чәчүлек орлык белән тулысынча тәэмин ителгәнсез – шушы мөмкинлекне тулы куәтенә файдалану, язгы чәчүне яхшы итеп тәмамлау һәм югары уңыш алу сездән тора», – диде. 

Без барган басуда тәҗрибәле механизаторлар Александр Коршунов белән Юрий Абызов арпа чәчәләр иде. Алар: «Иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр эшлибез. Ике тапкыр кайнар аш белән тукланабыз. Хезмәт хакы яхшы. Эшләргә дә эшләргә генә!» – диделәр район башлыгы сүзләрен хуплап.

Аннары  Вардересян КФХда булып язгы кыр эшләре барышы белән таныштык. Хуҗалыкның 1050 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 150 гектарына күпьеллык үлән чәчелгән. Бөртекле ашлык – 600, кукуруз – 200, берьеллык үлән 150 гектар җиргә чәчеләчәк. Рейд булган көнгә 134 гектар җиргә арпа чәчкәннәр иде.  Хуҗалыкта 850 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 320 се – савым сыерлары. Шунысы сөенечле, тәүлеклек савым 6600 килограмм тәшкил итә. Бу – үткән еллар белән чагыштырганда бик күпкә югары. 

«Миңнехуҗина» КФХда рейд барган көнгә җирләрнең әлегә өлгереп җитмәгәнлеге – күпчелек басуларның юеш булуы күзгә чалынып тора иде.

Республикабызга билгеле «Минеханов» КФХда чәчүлек җирләрнең һәрбер карышы эшкәртелә. Карлыгач канатыдай басуларда линейка белән сызгандай буразналар әллә каян үзенә җәлеп итә.  Биредә рейд булган көнгә 150 гектар җирдә тырмалау эшләре башкарылган, 100 гектарына арпа чәчелгән иде. Быел: кишерне – 10, чөгендерне – 10, бәрәңгене – 80 һәм арпаны 250 гектар җирдә чәчәргә ниятлиләр. 

«Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесендә язгы чәчүгә заманча 4 чәчү комплексы җәлеп ителгән. Рейд булган көндә хуҗалык язгы культуралардан: арпа, солы һәм кукуруз чәчә һәм параллель рәвештә уҗымнарны тукландыру эшләрен башкара иде. Алда зур эш – 4 мең гектар җирдә язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу бурычы тора. Моның өчен хуҗалыкта барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

«Камский бекон» ҖЧҖдә, «Кама» агрофирмасында, «Ирек», «Ярыш» җитештерү предприятиесендә һәм «Вильданов» КФХда да язгы кыр эшләре динамикалы бара.  

Район башлыгы Камил Нәҗмиев: «Барлык хуҗалыкларда да кояшлы, аяз көннәрне тулысынча файдаланып калырга тырышалар. Бүгенге рейдта күргән һәм ишеткәннәрдән  чыгып та, һәр көнне аграрийлар белән тыгыз элемтәдә торуыбыздан нәтиҗә ясап та шуны әйтә алам – безнең җирлектә халык тырыш, булдыклы. Башкарган эшләренең илкүләм әһәмиятен аңлыйлар. Авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, механизаторлар язгы чәчүгә алдан ныклап әзерләнделәр. Дөрес, быел яз фасылы үзенчәлекле килү сәбәпле чәчү ике атнага тоткарланды. Шулай да,  “Язның бер көне ел туйдыра” дигән мәкальне гамәлдә кулланып, язгы чәчүне кызу темпларда тәмамларга дигән максат белән эшлибез. 

Быел районда сөрүлек җирләр 78454 гектар булып, чәчүлек мәйдан 66,3 мең гектар тәшкил итә. Көзге культуралар 12 мең 882 гектар, күпьеллык үләннәр 8267 гектар җир били. 27 мең 700 гектар җиргә язгы культуралар чәчеләчәк. Шуның: 14 мең гектарына бодай, 13 мең гектарына арпа, 330 гектар солы, 550 гектар борчак, 750 гектар көнбагыш, 4,5 мең гектарга рапс, 4587 гектарда чөгендер, 145 гектарга бәрәңге һәм 20 гектар җиргә яшелчә чәчеләчәк.  

 8267 гектар җирдә – мал азыгы, аерым алганда, сенаж салу өчен чәчелгән күпьеллык культуралар тәшкил итә. 

Районыбыз аграрийлары  зур тырышлык куеп эшкәртелгән һәм чәчелгән җирләрдән мул уңыш алу өчен  басу-кырларны даими күзәтеп, тиешле дәрәҗәдә тәрбияләп  тору кирәклеген һәрвакыт истә тоталар һәм барлык агротехник чараларны да кулланалар. Быел да язгы кыр эшләре уңышлы тәмамланыр дип әйтергә ныклы җирлек бар», – диде.  

Язгы чәчүгә районыбызда барлыгы: 196 трактор, 149 тырмалау, 51 чәчкеч һәм 73 культивацияләү агрегаты, 40 чәчү комплексы җәлеп ителде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев