5 февраль 2016 яңалыклары
-
Иң яхшы проектка конкурс игълан ителде
«Безнең Татарстан» VI республика яшьләр форумы кысаларында иң яхшы яшьләр проектына конкурс игълан ителде. Эшләрне 10 юнәлеш буенча әзерләргә мөмкин: «Инновацияләр территориясе», «Архитектура һәм сәнгать террриториясе», «Эшмәкәрлек территориясе», «Игелек территориясе», «Куркынычсызлык территориясе», «Спорт территориясе», «Мәгълүмат территориясе», «Кече Ватан территориясе», «Тынычлык һәм татулык территориясе», «Яшьләр территориясе». Форумда 14тән 30 яшькә кадәрге...
-
Район вәкиле «БЕРДӘМ РОССИЯ» съездында катнаша
Бүген һәм иртәгә Мәскәү шәһәрендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең XV съезды үтә. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - 2016 елның сентябрендә узачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларны оештыру. Съездда Татарстаннан 28 делегат катнаша. Алар арасында безнең районнан Биклән урта мәктәбе директоры Айрат Ибраһимов та бар.
-
Фермерлар товарларын Сарман трактында сата алачак
Дүшәмбе көнне үткән гомуми җыелышларында фермерлар һәм авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр район башлыгы Васил Хаҗиевтан үз товарларын сату өчен Яр Чаллының Сарман трактына һәр шимбә-якшәмбедә чыгу мөмкинлеген тудыруны сораганнар иде. Әлеге мәсьәлә хәл ителде. Үз товарларын сатарга теләүчеләр Сарман трактына бу атнада ук чыга алалар. Ярминкәләр алга...
-
Инициатива, шуңа өстәп теләк һәм тырышлык булса, асылда тормышны уңай якка үзгәртергә мөмкин
Узган шимбә Бәтке һәм Круглое Поле авыл җирлекләрендә, бу атнаның сишәмбесендә Теләнче Тамак авылында халык җыеннары узды. Халык былтыргыга караганда күп җыелды. Бу әлеге җирлекләрдә яшәүче кешеләрнең район җитәкчелеге белән очрашуга ышаныч белән каравы, үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшү, сорауларына җавап алу теләге турында сөйли.
-
Яшь тукайлылар театр уйный
Районда балалар театр коллективларының «Баскычлар» («Ступени») дип исемләнгән фестивале старт алды. Фестивальнең төп максаты - балаларда милли театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, милли театр үстерүгә шартлар тудыру, татар язучыларының иҗатын пропагандалау, сөйләм телен үстерүдә булышлык итү.
-
Район буенча ЮХИДИ бүлеге узган елгы эш нәтиҗәләре буенча беренче урында
Полиция майоры Шамил Ганиев җитәкчелегендәге район буенча ЮХИДИ бүлеге 2015 ел нәтиҗәләре буенча беренче категориядә «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының иң яхшы подразделениесе» республика конкурсының җиңүчесе булды һәм министр, полиция генерал-лейтенанты Артём Хохоринның дипломы белән бүләкләнде. Шулай ук икенче ел рәттән инде бүлек республикада икенче категорияле эчке эшләр бүлекләре...
-
Волонтерлар һәрчак ярдәм итәргә әзер
Кем соң ул волонтер? Латин теленнән тәрҗемә итсәк, волонтер ул - ирекле ярдәмче. Бүгенге көндә районыбызда 7 волонтер отряды эшли. Һәрбер отрядның үз юнәлеше бар.
-
Тукай районына РФ Дәүләт Думасы депутаты килде
Кичә районга Россия Федерациясенең Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков килде. Виктор Петрович районга эшлекле сәфәре кысаларында район башлыгы Васил Хаҗиев белән очрашты, «Гигант» хуҗалыгында, ДСМ «Нутришнл Продуктс Рус» премикслар заводында булды, Шилнәбаш авыл җирлегендә урта мәктәптә парламент дәресләрендә, халык җыенында катнашты. Депутат сәфәре барышында федераль дәрәҗәдә кабул ителгән...