4 июнь 2026 яңалыклары
-
Юл һәлакәтендә 18 яшьлек йөртүче һәм пассажир вафат булган
«Чаллы – Сарман» трассасында Lada Granta белән Toyota Corolla бәрелешкән. Фаҗига нәтиҗәсендә ике кеше вафат булган, тагын дүрт кеше җәрәхәтләр алган.
-
Калмаш волонтерлары СВОдагы хәрбиләр өчен маскчелтәрләр үрә
Калмаш авыл җирлеге волонтерлары махсус хәрби операция (СВО) зонасындагы хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрү эшенә актив кушылды.
-
Түбән Суыксу мәктәбендә «Беренчеләр» нәниләр белән бергә яшь агачлар утыртты
Түбән Суыксу урта мәктәбендә укучыларны табигатькә сакчыл карашта тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Яшел мәктәп» экологик акциясе узды.
-
Таулык авылында Әфганстан ветераны Әзһәр Гыйниятуллинның туган йортында почет тактасы ачылды
Шушы көннәрдә Таулык авылы җирлегендә зур патриотик чара узды. Биредә Әфганстан җирендә утны-суны кичеп, антына тугры калып, интернациональ бурычын намус белән үтәгән герой – Гыйниятуллин Әзһәр Гыйльметдин улының туган йортында почет тактасы ачу тантанасы оештырылды.
-
Линар Маняпов артта калучы авыл җирлекләре башлыкларына катгый таләп куйды
Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов чокыр графикларын өзгән һәм юлларны төзекләндерүгә әлегәчә керешмәгән ун авыл җирлеге башлыгын тәнкыйтьләп чыкты.
-
Тупыл мамык очыра: сәламәтлеккә йогынтысы
Тупыл мамыгы көнкүрештә уңайсызлыклар тудыра һәм кайбер кешеләрдә аллергия билгеләрен көчәйтергә мөмкин.
-
Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев Тукай районына эш сәфәре белән килде
Тимур Галиев Тукай районы ветеринария берләшмәсендә булды. Визит барышында ул учреждение эшчәнлеге белән танышты һәм коллектив белән очрашты. Ветеринария хезмәте белән бәйле төп мәсьәләләр каралды.
-
Коену сезоны башлана: су янында сак булырга кирәк
1 июньнән төбәктә рәсми рәвештә коену сезоны башланды, ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Җәй — су янында ял итү вакыты, ләкин бу чорда нәкъ менә сулыклар аеруча куркыныч урынга әйләнә. Бәла-казалардан саклану өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
-
Татарстанда кыргый этләрне ауларга рөхсәт итмәкчеләр
Татарстанда кыргый этләрне ау объектлары исемлегенә кертү мөмкинлеген карыйлар. Бу турыда закон проектын 2026 елның икенче яртыеллыгында әзерләп, Дәүләт Советына тәкъдим итәргә җыеналар.
-
Тукай районында ял базасындагы конфликт җинаять эше белән тәмамланган
Тукай районы прокуратурасы Чаллы шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул корал кулланып кеше сәламәтлегенә зыян китерүдә гаепләнә.
-
Бүген районда җылы һәм аяз көн көтелә
Синоптиклар фаразлавынча, бүген Тукай районында аяз көн булыр дип көтелә.