3 июнь 2026 яңалыклары
-
Иске Җирекле авылында Сабан туе бүләкләрен җыйдылар
Иске Җирекле авылында милли традицияләрне яңартып, Сабан туе бәйрәменә бүләк җыю йоласын уздырдылар.
-
Министр гаиләдә укытуга каршы чыгыш ясады
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фикеренчә, балаларны озак вакыт гаиләдә укыту дөрес түгел. Аныңча, мәктәп коллективыннан аерылу аралашу күнекмәләрен һәм белем сыйфатын киметә.
-
Теләнче-Тамак мәктәбе укучылары Бөтенроссия бәйгесендә җиңде
Теләнче-Тамак урта мәктәбендә уңышлы эшләп килүче «Беренчеләр хәрәкәте»нең башлангыч бүлеге федераль дәрәҗәдәге зур бәйгедә җиңеп, мәктәпне үстерү өчен 200 мең сумлык акчалата премиягә лаек булды.
-
Россия гражданлыгы алу өчен пошлина 4,2 меңнән 50 мең сумга кадәр артырга мөмкин
Чит ил гражданнары өчен гражданлык алу, яшәү рөхсәте һәм вакытлыча яшәү документларын рәсмиләштерү бәяләре сизелерлек артырга мөмкин.
-
Бәткедә Сабан туе бүләкләрен машина белән җыйдылар
Бәтке авылында мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, халкыбызның борынгы традицияләрен яңартып, Сабан туе бүләкләрен җыю йоласын оештырдылар.
-
«Газизулла» мәчете каршындагы мәйдан зур бәйрәм үзәгенә әверелде
Шушы көннәрдә Круглое Поле поселогындагы Тукай районы мөхтәсибәтенең «Газизулла» мәчете каршындагы мәйданда Корбан бәйрәме узды. Ул бистә халкын, балаларны һәм аларның әти-әниләрен берләштергән күркәм чарага әверелде.
-
Югары уку йортында һәр студент укырга тиешле дүрт фән аталды
Россия Фән һәм югары белем министры югары уку йортында укучы барлык студентлар өйрәнергә тиешле дүрт фәнне атады. Алар арасында тарих, рус теле, фәлсәфә һәм Россия дәүләтчелеге нигезләре бар.
-
«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров вафат булды
Татар журналистикасы зур югалту кичерде: «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров арабыздан китте. Аның вафаты турында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.
-
Татарстанда балалар катнашында 117 юл һәлакәте теркәлгән
Ел башыннан республика юлларында балалар катнашында 117 авария булган. Юл-транспорт һәлакәтләрендә 3 бала гомерен югалткан, 124 бала җәрәхәтләр алган.
-
Бүген Тукай районында температура +20 градуска кадәр күтәреләчәк
Бүген Тукай районында алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә синоптиклар.