3 март 2026 яңалыклары
-
Татарстанда азан әйтү бәйгесе уздырыла
Татарстанда татар мәкаме буенча азан әйтү бәйгесе үткәрелә, шул ук вакытта махсус әзерлек курсы да оештырыла. Катнашырга 7–13 яшьлек малайлар һәм яшүсмерләр чакырыла. Бәйгене “Рухи моң” иҗат берләшмәсе уздыра.
-
Тукай районында «Тоннель» операциясе узачак
9 март көнне Тукай районының Дәүләт автоинспекциясе (Госавтоинспекция) хезмәткәрләре юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатыннан «Тоннель» оператив-профилактик чара үткәрәчәк.
-
Тукай районында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан тантаналы чара узды
Язның беренче көннәре белән бергә ишегебезне 8 март бәйрәме кага. Шул уңайдан «Энергетик» мәдәният сараенда районыбызның иң күркәм затлары өчен җылы очрашу оештырылды.
-
Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә: җылылыкны 22 градуслы салкыннар алыштырачак
Татарстан төньяк атлантик циклон кочагында калды. ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, төбәккә җылы һәм дымлы һава килү сәбәпле, температура нормадан 4-6 градуска югарырак саклана.
-
Яңа Мусабай авылында мунча янган: янгынның сәбәбе билгеле
2 март иртәсендә Тукай районының Яңа Мусабай авылында шәхси секторда янгын чыккан. Гадәттән тыш хезмәтләргә мунча януы турындагы хәбәр иртәнге сәгать 8 белән 9 арасында килеп ирешкән.
-
Arthur Mauzer: «Әмирлекләрнең куркынычсызлык имиджы сынала»
Саксофончы һәм эшкуар Артур Гыйниятуллин (Arthur Mauzer) «Татар-информ»га Якын Көнчыгыштагы киеренке вазгыять һәм аның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә йогынтысы турында фикерләре белән уртаклашты. Артур сүзләренчә, Әмирлекләр еш кына куркынычсызлык үрнәге булып санала, ләкин соңгы вакыйгалар инвесторларны борчып, илнең икътисадына тискәре йогынты ясарга мөмкин.
-
Казаннан 48 яшьлек ир-ат контракт буенча хезмәткә китә
Павелга 48 яшь, ул Казан шәһәрендә туып үскән һәм монда яшәгән. Күптән түгел ир-ат Россия Оборона министрлыгы белән контракт имзаларга карар кылган һәм якын арада хезмәткә юлланачак.