2 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Республика көне авылларда үзенчәлекле узды
- Республика көне уңаеннан, Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә бәйрәм кичәсе узды. Биредә туган як турында шигырьләр, җырлар белән «Смайл», «Киндер-сюрприз» вокал студияләре, «Изюминка» белән «Вера» хореография ансамбльләре, «Родник» җыр ансамбле җыелганнарны шатландырдылар. Шулай ук биредә Ирек Гардеев, Самира Галиуллина, Мәликә Сираева, Изалия Вәлиуллина, Нәсимә Ситдикова чыгыш ясадылар. Бәйрәм кичәсе бар...
-
Республика көнендә яңа парк һәм төзекләндерелгән мәдәният йорты ачылды
Республика көнендә барлык авыл җирлекләрендә бәйрәм чаралары узды. Ә «Татарстан» совхозы һәм Яңа поселокларында яшәүчеләр өчен бу дата аерата истәлекле булды. «Татарстан» совхозы поселогында төзекләндерүдән соң мәдәният йорты, Яңа поселогында барлык уңайлыклары булган ял һәм мәдәният паркы ачылды.
-
Комсомолец мәктәбе ремонттан соң укучылар өчен кабаттан ишекләрен ачты
1 сентябрь иртәсе. Комсомолец поселогының мәктәп ишегалдына матур ак бантиклы кызлар, чын ирләрчә пөхтә итеп киенгән малайлар, дулкынлануларын яшерергә тырышкан әти-әниләр, әбиләр җыела башлады. «Мәктәбебез эчтән генә түгел, тыштан да балкып тора шул. Берүк балаларыбыз исән-сау гына булсыннар, безне сөендереп торсыннар», - дигән сүзләр ишетәм басып торган арада. Чыннан да,...
-
Районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 121 балага портфельләр тапшырылды
Ел саен районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм хәйрия акциясе үтә. Балалар мәктәпкә әзерләнеп, шатланып барырга, аларга белем алу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Акция дә шуны күздә тота. Аның кысаларында иганәчеләр тарафыннан бирелгән акчага мәктәпкә баручы балалар өчен портфельләр, канцеляр товарлар алына. Һәм әлеге әйберләр матди хәле авыр...
-
Балаларны үстерү өчен республикада уңай шартлар бар
Татарстанда балаларны тудыру һәм үстерү өчен уңайлы шартлар тудыручы күп баскычлы система булдырылган. Яшь буынга инвестицияләр кертү - Татарстанның дәүләт сәясәтендә төп юнәлеш. Заманча бакчалар һәм мәктәпләр, үтемле түгәрәкләр һәм секцияләр, балалы гаиләләргә социаль ташламалар ата-аналарга киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә. Халык санының үсеше буенча республика Идел буе федераль...
-
Сентябрь аена намаз вакытлары
Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Кыйбла Таң беленә Мәчетләрдә укыла 01.09.2016 02:07 03:03 04:33 11:30 12:00 16:11 18:25 20:20 12:32 02.09.2016 02:11 03:05 04:35 11:30 12:00 16:09 18:23 20:17 12:32 03.09.2016 02:14 03:07 04:37 11:29 12:00 16:07 18:20 20:13 12:32 04.09.2016...
-
Көннәр аяз торганда, көзге чәчүнең темпын бермә-бер арттыру сорала
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 1 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, районда көзге чәчү 79 процентка башкарылган. 13265 гектар мәйданның 10538 гектары чәчелгән. Кайбер хуҗалыклар көзге чәчүне тулысынча тәмамлаган. Әйтик, «Гигант», «Алмаз» хуҗалыклары һәм «Кама-Бекон» җәмгыяте. «Кама» агрофирмасы, «Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда һәм «Камский» җитештерү кооперативында да чәчү эшләре...