Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Балаларны үстерү өчен республикада уңай шартлар бар

Татарстанда балаларны тудыру һәм үстерү өчен уңайлы шартлар тудыручы күп баскычлы система булдырылган. Яшь буынга инвестицияләр кертү - Татарстанның дәүләт сәясәтендә төп юнәлеш. Заманча бакчалар һәм мәктәпләр, үтемле түгәрәкләр һәм секцияләр, балалы гаиләләргә социаль ташламалар ата-аналарга киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итә. Халык санының үсеше буенча республика Идел буе федераль...

Соңгы елларда балалы гаиләләрнең проблемаларын чишү юнәлешендә дистәдән артык проект гамәлгә ашырыла. Күп балалы гаиләләр - аерым игътибар үзәгендә. Андыйлар ел саен арта бара. Бүген алар Татарстанда 32 меңнән артык исәпләнә.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне субсидияләү, лагерьларга һәм санаторийларга бушлай юлламалар бирү, бакчаларда һәм мәктәпләрдә туклануны тәэмин итү - болар өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә ярдәм төрләренең берничәсе генә. Күп балалыларга торак төзү өчен җир участоклары бирү буенча да Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора. 25,5 меңнән артык гаилә җирләрне милек итеп рәсмиләштерде инде. Федераль ярдәмнән тыш, ТР Президенты Указы нигезендә өстәмә программалар да эшләп килә. Мәсәлән, гаиләдә бер үк вакытта өч бала туган очракта аларның һәрберсенә 10ар мең сум исәбеннән бер мәртәбә пособие түләнә, яшь ярымга җиткәнче һәрберсенә ай саен 1 мең сум акча бирелә. Биш бала тудырып үстергән әниләр «Ана даны» медале белән бүләкләнә. Шулай ук медаль белән бергә һәр балага 5әр мең сум исәбеннән акча түләнә.

Безнең районда балалы гаиләләргә ел башыннан алып 257 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелгән. Бу исәпкә күп балалы 14 гаилә, инвалид бала һәм баласын ялгызы тәрбияләүче 7 гаилә керә. Шулай ук күп балалылар, аз керемлеләр республикада тормышка ашырыла торган барлык социаль ярдәм чараларыннан файдалана.

Балаларга белем бирүнең сыйфаты буенча да Татарстан илдә тотрыклы рәвештә беренче бишлектә бара. Республикада уникаль инновацион укыту технологияләре гамәлгә ашырыла. Яшь талантларны ачыклау, ярдәм итү һәм үстерү буенча Татарстан системасы Россиядә үрнәк булып тора.

Гомуми белем бирү оешмаларын матди-техник база белән ныгытуга да зур игътибар бирелә. 2012 елдан Президент башлангычы белән капиталь ремонт программасы эшләп килә. Бу вакыт аралыгында республиканың 780нән артык мәктәбе һәм балалар бакчасы яңартылды. Бүген республика җитәкчелеге икенче сменада укучылар санын мөмкин кадәр киметү бурычы куя. Балалар туу буенча Татарстан күп регионнардан алда барса да, укучыларның 8 проценттан артыгы гына кичке вакытта белем ала. Соңгы 5 елда 30дан артык яңа мәктәп төзелде.

Балалар бакчаларына чиратны бетерү - актуаль мәсьәләләрнең берсе. Соңгы өч елда 3тән 7 яшькә кадәрге балаларның барысы да юлламалар белән тәэмин ителде. Мәктәпкәчә белем бирү системасын модернизацияләү программасы кысаларында 5 елда 200гә якын бакча төзелде, 55 бина ремонтланды һәм эшләп килүче бакчаларда 80нән артык яңа төркем ачылды. Барлыгы 45,5 меңнән артык яңа урын барлыкка килде. Бу күрсәткеч буенча Татарстан беренче бишлеккә керде.

Республикада балаларның спорт белән шөгыльләнүе өчен шартлар тудыру да беренче планда. Узган ел гына да 8 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачылды. Спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында 500ләп объект куллануга тапшырылды.

Ятим калган балалар турында кайгырту дәүләт сәясәтендә шулай ук аерым юнәлеш булып тора. Республикабыз бу проблеманы ятимнәрне гаиләләргә урнаштыру юлы белән чишә. Соңгы ике елда дүрт балалар йорты эшен туктатты. Алар урынына ятим балаларны гаиләләргә урнаштыруда ярдәм күрсәтү үзәкләре ачылды. Статистикадан күренгәнчә, бүген әти-әни каравыннан мәхрүм калган балаларның 0,04 проценты гына балалар йортларында тәрбияләнә.

Районда бүген ятимнәрне үзләренә сыендырган гаиләләр бар. Дүрт сабыйны үз канаты астына алган шундый гаиләләрнең берсе Круглое Поледа яши.

Акиньшиннар гаиләсендә тәрбиягә алынган дүрт баладан кала, үзләренең ике кызлары бар. Алар уку йортларын тәмамлап, тормышта үз урыннарын табарга өлгергән. Татьяна Владимировна һәм Станислав Игоревич сүзләренә караганда, 2007 елда бертуган Екатерина һәм Евгений Якуниннарны Түбән Кама шәһәрендә урнашкан «Балкыш» балалар йортыннан үз гаиләләренә алганнар. Ул вакытта малай белән кызга ун һәм алты яшь булган. Тагын җиде ел узуга, олы йөрәкле ата-ана Алабуга шәһәренең балалар йортыннан Лилия белән Евгений исемле бертуган апалы-энеле сабыйларны сыендыралар. Ул чорда балаларга җиде һәм сигез яшь кенә була.

- Тәрбиягә бала алган гаиләләргә дәүләт ярдәм кулы суза, һәрдаим булышлык күрсәтеп тора, - ди ата-ана.

Әйе, өч бала өчен пособие алудан кала (уллары Евгений 18 яшен тутыргач, пособиесен үзе ала), асрамага алынган балалар - дәүләт кайгыртуында. Әйтик, кызлары Екатерина мәктәптә түләүсез ашау, сәламәтлеген табибларда түләүсез тикшертү хокукына ия. Шулай ук балалар һәрдаим савыктыручы лагерь, шифаханәләргә юллама белән тәэмин ителәләр. Әле шушы көннәрдә генә Татьяна Владимировна өч баласы белән «Саулык» үзәгендә булып кайткан. Бәйрәмнәрдә, әйтик, Яңа ел, Балаларны яклау көне, Белем көненә балаларга бүләкләр, көнкүрештә кирәк-яраклар, төрле шәһәрләргә юлламалар бирелә. Шул юллама белән кызлары Екатерина Санкт-Петербург шәһәрендә булырга, Казан шәһәрендә уздырылган Кремль чыршысына барырга өлгергән. Олы уллары Евгений, мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан төзелеш-архитектура университетына керергә карар иткән. Биредә «үзенчәлекле» баланы бюджет бүлегенә укырга алганнар, шулай ук, ятим балалар өчен уку йортында тулай торак каралган. Балалар белән уртак тел табу, туган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү өчен гаилә белән һәрвакыт психолог элемтәдә тора.

- Тәрбиягә алынган балаларны үстерү, сәламәтлекләрен ныгыту кебек мәсьәләләргә дәүләт игътибары җитәрлек, - диләр Татьяна һәм Станислав Акиньшиннар.

Балаларга һәм гаиләләргә ярдәм итү, яшь буын турында кайгырту республикада дәүләт сәясәте генә түгел, ул Татарстанның философиясе. Ул күп гасырлык традицияләргә һәм халыкның рухи принципларына нигезләнеп корыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев