Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көне авылларда үзенчәлекле узды

- Республика көне уңаеннан, Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә бәйрәм кичәсе узды. Биредә туган як турында шигырьләр, җырлар белән «Смайл», «Киндер-сюрприз» вокал студияләре, «Изюминка» белән «Вера» хореография ансамбльләре, «Родник» җыр ансамбле җыелганнарны шатландырдылар. Шулай ук биредә Ирек Гардеев, Самира Галиуллина, Мәликә Сираева, Изалия Вәлиуллина, Нәсимә Ситдикова чыгыш ясадылар. Бәйрәм кичәсе бар...

- Республика көне уңаеннан, Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә бәйрәм кичәсе узды. Биредә туган як турында шигырьләр, җырлар белән «Смайл», «Киндер-сюрприз» вокал студияләре, «Изюминка» белән «Вера» хореография ансамбльләре, «Родник» җыр ансамбле җыелганнарны шатландырдылар. Шулай ук биредә Ирек Гардеев, Самира Галиуллина, Мәликә Сираева, Изалия Вәлиуллина, Нәсимә Ситдикова чыгыш ясадылар. Бәйрәм кичәсе бар кешенең дә күңеленә хуш килде, - дип хәбәр итте Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәге директоры Анна Шәрифҗанова.

- Шилнәбаш авылында да Республика көненә багышланган күңелле чара узды. Тантананы Шилнәбаш авылының гимнын башкару белән «Нивушка» ансамбле ачып җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ольга Чекушкова, бар авыл халкын котлап, җылы тәбрикләү сүзләрен әйтте. Аннары алып баручылар Анастасия Беспалова белән Айсылу Дәүләтова җыелганнарга Шилнәбаш авылы тарихы турында сөйләделәр. Бәйрәмнең концерт өлешен матур бию белән Вероника Садыйкова һәм Татарстан Республикасына багышланган шигырь белән Ариана Прокопьева ачып җибәрделәр. Тамашачыларны авылның үзешчәннәре Константин Титов, Гөлнара Садыйкова, Иван Захматов моңлы җырлары белән шатландырдылар. Кечкенәләр өчен бию төркемендә шөгыльләнүче сабыйлар шарлар биюе белән чыгыш ясадылар. Концерт номерлары тәмамлангач, чарага җыелганнар авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева тарафыннан әзерләнгән «Татарстан - Ватаным минем» дип исемләнгән викторинада катнаштылар. Шулай ук биредә һәрбер теләгән кеше тәмле кайнатмалар белән чәй эчә алды, чара ахырында өстәл теннисы буенча бәйге уздырылды. Җиңүчеләргә - Рамазан Галиуллинга, Артур Майоровка, Тимофей Столяровка бүләкләр тапшырылды, - дип язган безгә Шилнәбаш авылының мәдәният йорты директоры Ләйсән Мәрдәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев