Районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 121 балага портфельләр тапшырылды
Ел саен районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм хәйрия акциясе үтә. Балалар мәктәпкә әзерләнеп, шатланып барырга, аларга белем алу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Акция дә шуны күздә тота. Аның кысаларында иганәчеләр тарафыннан бирелгән акчага мәктәпкә баручы балалар өчен портфельләр, канцеляр товарлар алына. Һәм әлеге әйберләр матди хәле авыр...
Ел саен районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм хәйрия акциясе үтә. Балалар мәктәпкә әзерләнеп, шатланып барырга, аларга белем алу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Акция дә шуны күздә тота. Аның кысаларында иганәчеләр тарафыннан бирелгән акчага мәктәпкә баручы балалар өчен портфельләр, канцеляр товарлар алына. Һәм әлеге әйберләр матди хәле авыр булган яисә тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга тапшырыла. Агымдагы елны шундый 121 балага портфельләр тапшырылды.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашкан җәмгыятьләр: «Татспиртпром», «ТМИМ», «Тукайтеплогаз», «Камстройфон», «Ласка», «Гигант», «Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», «Алмаз», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, «Тукай азык-төлек корпорациясе», «Ирек», «Биклән» җитештерү кооперативлары, «Татнефть» ягулык салу челтәрләре үзәге, «Бигеш» аэропорты, «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы, «Татарстан» коммуналь челтәрләре, «Подряд» оешмасы, «Махеев» хәйрия фонды, шәхси эшмәкәр Илшат Гыйльметдинов.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе 2006 елдан бирле үткәрелә. Шушы чорда күпме мохтаҗ гаилә республика җитәкчелегенең, үз төбәгенең игелекле кешеләре кулыннан ярдәм алып, газиз баласын белем ишекләреннән кертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев