Комсомолец мәктәбе ремонттан соң укучылар өчен кабаттан ишекләрен ачты
1 сентябрь иртәсе. Комсомолец поселогының мәктәп ишегалдына матур ак бантиклы кызлар, чын ирләрчә пөхтә итеп киенгән малайлар, дулкынлануларын яшерергә тырышкан әти-әниләр, әбиләр җыела башлады. «Мәктәбебез эчтән генә түгел, тыштан да балкып тора шул. Берүк балаларыбыз исән-сау гына булсыннар, безне сөендереп торсыннар», - дигән сүзләр ишетәм басып торган арада. Чыннан да,...
Балаларны Белем бәйрәме белән котларга район башлыгы Васил Хаҗиев, район кураторы - «Татспиртпром» вәкиле Расим Садыйков, район прокуроры Айрат Галимәрдәнов килгән иде. Алар үзләренең иң изге, иң саф теләкләрен җиткерделәр. «Мәктәптә бары тик яхшы билгеләргә генә укырга, яңа уку елы сезгә яңа ачышлар, яңа җиңүләр китерер дип өметләнәм», - диде үзенең чыгышында Васил Гариф улы. Комсомолец авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова һәм мәктәп директоры Әлфия Әгъләмова ремонт эшләрендә булышлык күрсәткән төзүчеләр бригадасына, шәхсән Ришат Хәбибуллинга, шулай ук мәктәп коллективына, әти-әниләргә рәхмәт әйттеләр. «Яңа мәктәпкә аяк басканбыз икән, бу - безнең гомум эшебез, гомум тырышлыгыбыз», - диделәр алар. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, түргә беренче сыйныф укучылары чакырылды. Алар өлкән сыйныф укучылары өчен җыр өйрәнеп килгәннәр иде, шуны башкардылар. Соңыннан исә XI чыгарылыш сыйныф укучылары нәни дусларына китаплар бүләк иттеләр. Шул вакыт әти-әниләргә игътибар иттем. Үзләре елмаялар, үзләренең күзләреннән ирексездән яшьләр тама. Сабыйларының шул арада үсеп җитеп, матур форма киеп, мәктәпкә килеп басканнарына ышанмыйлар кебек иде алар.
Тантаналы линейкадан соң бөтен җыелган кеше мәктәп эченә үтте. Чыннан да, мәктәп күзгә күренеп үзгәргән. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек, бүлмә эчендәге җиһазлар да зәвык белән урнаштырылган. Шул арада мәктәп директоры Әлфия Әгъләмова белән сөйләшеп алырга җитешәм.
- Аллага шөкер, ремонт эшләре артта калды. Бөтен поселок белән булышырга килделәр, бер кеше дә мөрәҗәгатебезне кире какмады, аеруча балаларның әти-әниләре ярдәм итте. Финанс ягына килгәндә, республикадан капиталь ремонт өчен 21 миллион 600 мең сум акча бүленеп бирелде. Әйтергә кирәк, безнең мәктәпне ремонтлау программага кертелмәгән иде. Безгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм итте, мәктәпкә планнан тыш ремонт ясалды. Моннан да артык сөенеч була аламы?! Мәктәптәге бөтен сыйныфларга да төзеклек кертелде. Балаларыбыз, әлеге матурлыкны саклап, укуларын тагын да яхшыртсыннар иде, - дип сөйләде миңа Әлфия Әнвәр кызы.
Мин беренче сыйныф укучылары янына барам. Кабинетлары иркен, зур, матур итеп бизәлгән. Укытучылары Ләйсән Әхмәтсафина үзе белән таныштыра иде. Ул да булмады, сабыйлар да бер-берсе белән якынрак танышсыннар өчен, төрле бәйгеләр, уеннар да уйната башлады. Әти-әниләр исә, кызыксынып, барысын да күзәтеп тордылар. Балалар да укытучылары белән тиз арада уртак тел таптылар, аның биргән сорауларына кычкырып җавап бирделәр.
- Улыбыз Әмирне беренче сыйныфка озата килдек менә, - дип җаваплады мине Фәридә ханым Сәлахова, аңа сорау биргәч. - Мәктәпкә бик барасы килмәде, бакчаны ярата иде. Монда ничек ияләшер инде, хәзер дә бит урынында тик тормый, гел уйнарга ашкына, - диде ул.
- Мәктәпкә, әлбәттә, алдан әзерләндек. Кызыбыз Дарья укый да, яза да белә. Әбисе белән булганга, ул да күп нәрсәне өйрәтте. Башта мәктәпкә барасы килмәгән иде, хәзер, әнә, рәхәтләнеп, уеннарда катнашып утыра. Аңа ошагандыр дип уйлыйм. Укулары да бик авыр булмас, - диде Анастасия Лобова.
Сабыйлар уеннар уйный калды, әти-әниләре исә аларны фотога-видеога төшерә иде, мин кайтыр юлга чыктым. Һәм чын күңелемнән сабыйлар өчен генә түгел, мәктәп коллективы өчен сөендем. Шундый олы эш башкарганнар. Рәхәтен һәм нәтиҗәле эшне генә күрергә язсын.
Гөлия Ибатуллина.
Шатланышып килделәр мәктәпкә Сәмәкәй сабыйлары
Белем көнен Сәмәкәй авылы мәктәбе, елдагыча, үзенең ишекләрен сөенеп ачып каршы алды.
Быел 5 укучы мәктәп бусагасыннан тәүге адымнарын атлап керде. Алар Сәмәкәй, Сәет, Күгәш авылларыннан. Белем дөньясы белән сабыйларыбызны укытучылары Фәридә Галләмова таныштырачак. Бәйрәмебезгә килгән мөхтәрәм кунаклар - Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы З. Сәгыйтов, район социаль яклау идарәсе башлыгы Г. Шафикова, «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе Р. Хаҗиев, район юл патруль инспекторы, өлкән лейтенант Р. Гатауллин - җыелганнарны бәйрәм белән тәбрик иттеләр, җылы теләкләрен әйттеләр.
Тантаналы линейканы котлау сүзләре белән мәктәп директоры М. Галимҗанов башлап җибәрде. Ул мәктәпләрнең авылның тоткасы, яшәве икәнен әйтте. Районыбыздагы мәктәпләрнең сакланып калуы өчен, район җитәкчелегенә, бигрәк тә район башлыгы В. Хаҗиевка рәхмәтләрен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы З. Сәгыйтов мәктәп коллективының, дирекциянең авыл җирлеге белән тыгыз элемтәдә эшләвен ассызыклады. Барыбызга да зур уңышлар теләде. Әти-әниләр балаларына тырышып укырга, сау-сәламәт булырга, укытучыларны ихтирам итәргә, тыңларга дип хәер-фатихаларын бирделәр.
2015-2016 уку елы нәтиҗәләре буенча Сәмәкәй авылы мәктәбе тугызъеллык мәктәпләр арасында район тарафыннан I дәрәҗәдәге грамота белән бүләкләнде, монда мәктәбебезнең алыштыргысыз директоры Миргасыйм Галимҗановның өлеше аерата зур. Ул инде 47нче елын укучыларны кабул итә, дип хәбәр иттеләр Сәмәкәй мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев