Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көннәр аяз торганда, көзге чәчүнең темпын бермә-бер арттыру сорала

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 1 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, районда көзге чәчү 79 процентка башкарылган. 13265 гектар мәйданның 10538 гектары чәчелгән. Кайбер хуҗалыклар көзге чәчүне тулысынча тәмамлаган. Әйтик, «Гигант», «Алмаз» хуҗалыклары һәм «Кама-Бекон» җәмгыяте. «Кама» агрофирмасы, «Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда һәм «Камский» җитештерү кооперативында да чәчү эшләре...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 1 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, районда көзге чәчү 79 процентка башкарылган. 13265 гектар мәйданның 10538 гектары чәчелгән. Кайбер хуҗалыклар көзге чәчүне тулысынча тәмамлаган. Әйтик, «Гигант», «Алмаз» хуҗалыклары һәм «Кама-Бекон» җәмгыяте. «Кама» агрофирмасы, «Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда һәм «Камский» җитештерү кооперативында да чәчү эшләре оешкан төстә бара. Көзге чәчүне 10 сентябрьгә кадәр тәмамлау бурычы куелганын искәртеп үтәбез. Бүгенге көндә районда рапс культурасын суктыру тулысынча тәмамланды. Гектарыннан уңыш 7,4 күрсәткече белән 1507 тонна рапс җыеп алынган. Шулай ук район оешмаларында шикәр чөгендере, кәбестә алу дәвам итә. 25 мең тоннадан артык шикәр чөгендере һәм 250 тонна кәбестә җыеп алынган. Шушы көннәрдә районда силоска кукуруз уру башланды. Ул 3509 гектар мәйданның 551 гектарыннан җыеп алынган. Алга таба 400 гектардан көнбагыш, 289 гектардан бәрәңге җыеп аласы бар.

Без «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгының баш агрономы Фәйзәр Гайсин белән элемтәгә кереп, хуҗалык хезмәтчәннәре нинди эшләр белән мәшгуль икәнен белештек.

- Хәзерге көндә көзге чәчүне тәмамлау алдында. 500 гектар җирнең 450 гектарына көзге арышның «Памяти Кунакбаева» сортын чәчтек. Һава торышы бүгенге кебек әйбәт торса, көзге чәчүне вакытында тәмамларбыз, дип уйлыйм. Шулай ук хуҗалыкта силос өчен кукуруз уру эшләре актив бара: 200 тоннадан артык силос әзерләп куйдык. Үләннәрнең икенче катыннан 40 тонна печән әзерләнде, - дип сөйләде баш агроном.

Шулай ук без «Кама-Бекон» җәмгыятенең баш агрономы Андрей Хохловтан хуҗалык эшчәнлеге турында сораштык.

- 2100 гектар җир тулысынча чәчелде, 40 гектар чамасы калып бара. Чәчүдә көзге бодайның «Надежда», «Казанская», «Московская», «Башкирская», «Фотинья» сортларын кулландык. Бүген көзге чәчүне тәмамларга исәп бар. Шулай ук хуҗалыкта туңга сөрү, җир эшкәртү эшләре тулы куәтенә бара, - дип сөйләде Андрей Валентинович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев