Республика көнендә яңа парк һәм төзекләндерелгән мәдәният йорты ачылды
Республика көнендә барлык авыл җирлекләрендә бәйрәм чаралары узды. Ә «Татарстан» совхозы һәм Яңа поселокларында яшәүчеләр өчен бу дата аерата истәлекле булды. «Татарстан» совхозы поселогында төзекләндерүдән соң мәдәният йорты, Яңа поселогында барлык уңайлыклары булган ял һәм мәдәният паркы ачылды.
«Татарстан» совхозы поселогында мәдәният йортын төзекләндерү клубларны капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында алып барылды. Бу максатка республика бюджетыннан 11,7 млн сум акча бүленде.
Биредә эшләр узган елның октябрендә үк башланган иде инде. Мәдәният йортына моннан нәкъ 40 ел элек нигез салынган булган. Шул вакыттан бирле ул бер мәртәбә дә капиталь ремонт күрмәгән. Бүген мәдәният йорты яңа төзелгәннән бер дә ким түгел. Бинаның эче дә, фасады да, тирә-ягы да тулысынча яңартылган. Шулай ук канализация, яктырту, җылыту системалары яңадан ясалган, яңа җиһазлар алынган.
Ләкин, объектта капиталь ремонт баруга да карамастан, җирлектә мәдәният чаралары һәрдаим үткәрелеп килде. Мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева җитәкчелегендәге коллектив чараларны кызыл почмакта да, авыл җирлеге бинасында да, урамда да, басуда да, башка урыннарда да уздырды, җирлек халкын рухи һәм мәдәни азыктан өзмәде.
Яңа мәдәният йорты ачылу тантанасын поселокта «Татарстан - безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән фестиваль итеп уздырдылар. Мондый чара биредә инде берничә ел рәттән уздырыла. Поселокта бүген 4500гә якын кеше яши. Алар арасында 15тән артык милләт вәкиле бар. Фестиваль әнә шул халыкларның дуслыгын, татулыгын чагылдыра. Мәдәният йорты каршында эшләүче фольклор коллективлары, аерым солистлар бәйрәм концертының башында Салават Фәтхетдиновның «Мин яратам сине, Татарстан» җыры астында бергәләп сәхнәгә күтәрелделәр. Аннары аларның һәрберсенә аерым сүз бирелде. Үзешчәннәр тамашачыларга милли җыр-биюләрен, йолаларын, аш-суларын тәкъдим иттеләр.
Республика көненә һәм мәдәният йорты ачылу тантанасына җыелган халыкны район башлыгы Васил Хаҗиев, авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина җылы котладылар. Бәйрәмгә халык та бик күпләп килгән иде, өлкәннәр дә, балалар да концерт номерларын бик кызыксынып карады, очрашу җылы мохиттә барды. Гомумән, Кнәз авыл җирлегендә мәдәни чаралар бик актив уза.
Яңа поселогында да парк ачылу сәгате җиткәнче үк мәйданчык халык шау-шуына күмелгән иде инде. Атынгычлар, спорт җиһазлары балалар белән тулган, яннарында коляскалар белән аларның әти-әниләре, эскәмияләрдә өлкәнрәк буын - әби-бабайлар. Шактый зур мәйданны биләгән парк бик тә матур һәм уңайлы килеп чыккан. Үзенчәлекле ягы - территориясе һәр яктан каеннарга күмелгән. Агачлар поселок төзелгән елларда, моннан 40 еллар элек, утыртылган булган. Шуңа күрә парк төзү урынын сайлаганда да озак баш ватарга туры килмәгән.
Төзелеш биредә җәй башында башланган иде. Бүген монда балалар өчен дистәләгән уен корылмалары, танышу, дуслашу, тәкъдим ясау өчен, гашыйклар өчен махсус эскәмияләр куелган. Паркның исеме дә, җисеменә туры китереп, «Мәхәббәт» дип аталган. Каен агачлары арасына брусчаткалардан тротуарлар салынган. Проект парклар һәм скверлар төзү буенча республика программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Төзелешне финанслау күләме 8,5 млн сум тәшкил итә.
Яңа поселогының мәдәният хезмәткәрләре парк ачылу тантанасына сәхнәләштерелгән күренеш әзерләгәннәр иде. Балалар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары, килгән кунаклар өчен дә бик кызыклы килеп чыкты ул. Җыелган халыкны Васил Хаҗиев, Әлфия Когогина котлады. Васил Гарипович поселокны төзегән елларда шундый матур участок калдырган өчен ветераннарга олы рәхмәтен җиткерде. Җирлектә эшләүче «Гигант» хуҗалыгында быел бөртеклеләрдән зур уңыш - гектарыннан уртача 54 центнер ашлык алынуын билгеләп үтте, моның өчен хуҗалык хезмәтчәннәренә олы рәхмәтен белдерде.
«Мәхәббәт» паркында бәйрәм алдыннан гына сабыйлары туган Алия һәм Владислав Сидоровларны тәбрикләделәр, аларга улларының туу турында таныклыгын тапшырдылар. Яшьләр узган ел республика көнендә никахларын теркәгән булганнар.
Поселокта гомер итүче Илгизә һәм Рәфкать Салиховларны алтын туйлары белән котладылар. Аларның никахлары да 50 ел элек нәкъ 30 августта теркәлгән булган. Кызларын һәм улларын олы тормыш юлына чыгарып, алар бүген оныкларына сөенеп яшиләр.
Парк ачылу тантанасы тәмамлангач та халык әле таралырга ашыкмады. «Балаларга бигрәк тә олы сөенеч булды инде бу паркның төзелүе, - дип үз фикерләрен белдерделәр пенсионер апалар Анастасия Семенова һәм Әлфия Шәфигуллина. - Көннәр буе уен корылмаларыннан төшмиләр». «Кичен биредә Сабантуй кебек була. Балаларыбызны өйгә алып кереп булмый, - дип өсти якындагы күпкатлы йортта яшәүче яшь әни Гүзәл Хәсәнова. - Бик күркәм, бик матур ял итү урыны барлыкка килде», - ди ул. 6нчы сыйныфка баручы Айгөл Шәйдуллина да монда һәр көнне килүен әйтә. Үзләренә шундый ял һәм мәдәният паркы бүләк иткәннәре өчен, поселок халкы, әлбәттә, бик рәхмәтле. Бары тик ватылмыйча-җимерелмичә, пычранмыйча, культуралы ял урыны буларак, озак хезмәт итсен иде, чисталыкны һәм тәртипне бергәләп сакласак иде, дип телиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев