Боерган авылы һәрвакыт үзенең тырыш, үҗәт һәм хезмәт сөюче кешеләре белән дан тотты. Газетабызның махсус «ЛЮДИ в кадре» исемле видеопроектын төшергәндә, без әлеге авылда булып, искиткеч Шәйхетдиновлар гаиләсе белән танышып кайттык. Аларның бакчасында күргәннәр безне бермәлгә Татарстанда булуыбызны бөтенләй оныттырды: хуҗалар монда... виноград үстереп көн итә! Әлеге югары сыйфатлы җимеш монда кызык өчен генә утыртылган ике-өч төп түгел, ә күп итеп уңыш бирүче берничә дистә куактан гыйбарәт.
Йорт хуҗалары — Әгъләм абый белән Маһинур апа безне бик җылы һәм ачык йөз белән каршы алдылар. Дөресен әйтергә кирәк, капкадан үтеп, бу чиксез виноградлар бакчасын күрүгә, гаҗәпләнүдән сүзсез калдык. Бермизгелгә үзебезне Краснодар якларында кебек хис иттек. Әмма чынбарлык безне кабат Боерганга кайтарды һәм без хуҗалар белән аларның чын гаилә эшенә әверелгән кызыклы шөгыльләре турында әңгәмә кордык.
«2010-2011 еллар иде ахрысы, без өйнең түбәсен ябып, эчке ягын әле эшли генә башлаган мәлләр, — дип сөйләп китте йорт хуҗасы Әгъләм абый. — Сезнең кебек үк кунакка минем элеккеге хезмәттәшем килде. Аның бертуганы виноград үстерү белән җитди шөгыльләнә иде. Менә шул иптәшем миңа бүләккә берничә төп куак алып килде. Шуннан соң миндә бу төр җиләк-җимеш белән якыннанрак танышып, аны үстерү теләге барлыкка килде».
Бакчага беренче итеп гади кара һәм яшел виноград утырталар алар. Бу куаклар 7 ел дәвамында гаиләне уңыш белән куандыра. Вакыт узгач, Әгъләм абый тәҗрибә туплый һәм тагын да кызыклырак, сирәк очрый торган сортлар үстерергә карар кыла.
Ачык күк астындагы лаборатория
Бүгенге көндә Әгъләм абый виноград сортларының төгәл исәбен дә хәтерләми — аларның саны утыздан да артып киткән! Бакчачы исә һәр куакка хирургик төгәллек белән якын килә: һәрберсенең исемен язып куя, каләм белән прививка ясау даталарын теркәп бара һәм барлык агротехник эшләрнең исәбен алып бара.
Бу сирәк очрый торган көньяк җиләген Татарстан туфрагында үстерү серләренә хуҗа үзлегеннән өйрәнгән. Ул гел YouTube каналларын карый, махсус газета-журналлар алдыра, төрле күргәзмәләргә йөри һәм Россиянең башка төбәкләрендәге хезмәттәшләре белән аралашып яши. Виноград куакларын исә ул төрле җирдән кайтарта — әйтик, «Малиновая Заря», «Зевс» һәм «Шакира» сортларын Әгъләм абый турыдан-туры Луганск шәһәреннән кайтарткан. Бик иртә уңыш бирүче «Шарада» һәм «Рубиновый юбилейный» сортларын исә Волгоградтан данлыклы селекционер Наталья Пузенкодан алган. Ә менә билгеле «Восторг» сорты бакчага Донецктан килеп ирешкән.
«Мин гел яңа куаклар алырга тырышам, — ди хуҗа. — Бу очсыз түгел, бер сабак кына да 800, 1200, хәтта 1500 сум торырга мөмкин. Акчалата шактый зур сумма чыга, шуңа күрә ел саен берничә төп кенә алып, шулар арасыннан иң чыдам, иң әйбәт сортларын гына сайлап алам. Сатып алыр алдыннан интернетны озак өйрәнәм, бу сорт белән 3-4 ел алдан эшли башлаган бакчачыларны тыңлыйм. Әмма һәр кешенең зәвыгы төрле, шуңа күрә барысын да үз бакчаңда сынап карарга кирәк. Кеше сүзенә генә ышанып булмый».
«Ә мин паласларымны эзләп йөрим…»
Үз биләмәләрен урап узганда, Әгъләм абый һәр куак турында бик җылы сөйли, чөнки һәр сортның үз холкы, өстенлекләре һәм уңышсыз яклары бар икән. Әйтик, «Дынька» сорты — бакчада икенче ел гына үсә, әмма үзенең кызыклы формасы һәм искиткеч тәме белән бөтен кешене дә таң калдырган. «Гурман ранний» виноград сортының җиләге тыгыз, үзәге йомшак, искиткеч тәмле. «Суы чәчрәп тормый, каты гына тешләнә торган җиләк», — дип бәяли хуҗа. Яшь куаклардан «Барин» сорты да үсеп килә — аның кара җиләкләре әлегә бераз әче, үзәге ак, бу үсү чоры өчен табигый хәл икән. Әйтергә кирәк, җимешләрнең баллылык дәрәҗәсен биредә махсус оптик прибор белән үлчиләр.
Хуҗа белән сөйләшкән арада безнең янга аның тормыш иптәше – Маһинур апа да килеп кушылды.
«Әгъләм бар эшләрне үзе алып бара. Миңа исә башка яшелчәләрне генә карап торырга куша. Боларның барысы да бит сабырлык, түземлек сорый торган эшләр. Без инде февраль аеннан ук эшкә керешәбез: утыртасын утыртып, махсус утлар куеп, яшелчәләребезне карый башлыйбыз. Әгъләм исә андый эшкә аеруча да зур җаваплылык белән тотына. Бала карый мени?!» — дип көлеп куя Маһинур апа.
Язга чыккач, Шәйхетдиновлар гаиләсе иң төп эшкә керешәләр: виноградларны чыгарып утыртырга, күмәргә, капларга, төрергә кирәк була.
«Виноград — бик четрекле үсемлек шул. Вакытында яшь виноградны каплап куймасаң, ул кибеп, корып та китәргә мөмкин. Шулай берсендә өйдә паласлар таба алмыйм, бер җирдә дә юк. Күрше-тирәдән дә сорашып карадым. Баксаң, аларны Әгъләм алып чыккан да, суыктан саклар өчен виноградка каплап куйган икән! Ә мин палас эзләп йөрим... Менә ничекләр итеп карый бит ул аларны!» дип куя әңгәмәдәшебез.
Тимер каркаслар һәм тукландыру серләре
Бу зур виноградлар плантациясен Әгъләм абый үз куллары белән төзегән. Эстакада һәм шпалерлар өчен тимерләрне ул үзе эзли, металл калдыклары арасыннан торбалар сатып ала, үзе кисә һәм эретеп ябыштыра. «Кеше нинди дә булса эшне яратып, җанын-тәнен биреп эшли икән, барысы да яхшы килеп чыга, бу эш әйтеп бетергесез энергия бирә», — дип елмая тырыш бакчачы.
Әгъләм абый аңлатканча, виноградның сәламәт булуы өчен иң мөһиме — дөрес тукландыру. Яз көне хуҗа бакчага тирес ташып, куакларны тукландыра, ә җәй буе калий, фосфор һәм монокалийфосфат кебек минераль ашламалар куллана. Бу агротехникасыз безнең киңлекләрдә көньяк җиләген үстерү мөмкин түгел. Уңышны тизрәк алу өчен ул яңа сабаклар үстерми, ә иске ныклы тамырга яңа сортның бөресен кадый (ягъни прививка ясый) — шулай итеп уңыш киләсе елга үк әзер була.
Виноград өчен махсус капчыклар
Бакчада йөргәндә кайбер виноград тәлгәшләренең махсус сетка һәм капчыкларга яшерелүе безнең игътибарны җәлеп итте. Бу — һава шартларыннан һәм бөҗәкләрдән саклану чарасы икән.
«Барысы да виноград кабыгына бәйле, — ди Әгъләм абый. — Шундый тәмле, кабыгы бик юка булган сортлар бар. Кояшны да яраталар, хәтта «кызыналар», әмма кыяфәтләре югала. Яңгырлар яуса тагын да начаррак: җимеш йомшара, шикәр җыя башлый, аның кабыгы ярыла, тәмле суы ага башлый — шул үк мизгелдә шөпшәләр белән чебеннәр җыела. Махсус капчыклар кидереп саклыйбыз инде. Әмма сорт артык нәзберек икән, бу да ярдәм итми. Андый сортларны мин озак тотмыйм».
Иң мөһиме — табыш түгел, ә җан тынычлыгы
Кибетләргә кергәндә Әгъләм абый чит ил виноградларына бары тик һөнәри кызыксыну белән генә каравын да әйтте. Бер генә җимешен кабып карый икән ул: «Табигый түгел, тәмсез. Туры куактан өзеп алынган үзебезнекенә каян җитсен инде алар!» дип куя хуҗа.
«Уңышны чиләкләп сатып алучы даими клиентларыгыз бармы?» дигән сорауга Әгъләм абый кулын гына селки: «Мине коммерция ягы бөтенләй кызыксындырмый! Мин моны табыш өчен түгел, гаиләм өчен, җаным тынычлыгы өчен эшлим. Бу эшне тулысынча Маһинур алып бара», дип куя тәҗрибәле бакчачы.
Әңгәмә ахырында, киң күңелле Шәйхетдиновлар белән саубуллашканда үзем өчен көтелмәгән җавап алдым! Баксаң, виноград үстерүче Әгъләм абый бөтенләй виноград яратмый икән!
«Артык бер дә исем китми. Тәм һәм өлгерү дәрәҗәсен тикшерү өчен генә һөнәри рәвештә кабып карыйм. Мин бит аны ашарга түгел, ә үстерү процессын яратам!» дип куя бакчачы.
Чын оста нәтиҗәгә караганда, шул нәтиҗәгә бару юлын күбрәк ярата шул. Шәйхетдиновларның бу кызыклы сере аларның хезмәтенә тагын да зуррак соклану уята. Туган җирне яратып, аны үз кулларың белән чәчәк атучы бакчага әйләндерүдән дә зуррак бәхет бармы икән?! Менә шундый соклангыч, үзенчәлекле һәм тырыш парлар яши безнең Тукай районында. Бу гүзәл парның хезмәт сөючәнлеге, бер-берсенә ярдәмләшеп яшәве күпләр өчен матур үрнәк булып калсын, ә аларның яшел дөньясы ел саен яңа уңышлар белән куандырсын!
Нет комментариев