Admin автор яңалыклары
-
Шахматта акыл көче кирәк
Бу атнаның дүшәмбесеннән «Кечкенә шахматист» районкүләм шахмат турнирының сайлап алу этабы башланган иде.
-
Йолдызчыклар якты балкыды
Үткән атнада Яңа посело гы ның мәдәният йортында «Нәни йолдызлар» район балалар иҗаты конкурсының гала-концерты узды. Анда районның балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар үзләренең җырга, биюгә, нәфис сүзгә булган осталыкларын күрсәттеләр.
-
Фронт ныклы тыл белән көчле
Ике елдан артык инде бөтен ил халкы махсус хәрби операция зонасыннан булган яңалыкларны борчылып көтеп ала, андагы хәлләрне күзәтә. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин 2022 елның 24 февралендә ясаган чыгышында: «Без бу галәмәтне башламадык, әмма без тәмамлаячакбыз», – диде. Безнең ил халкы хөкүмәтнең Донбасска ярдәм итү карарын хуплады.
-
Сайлауларда юбилей белән котладылар
Россия Президенты сайлауларының соңгы көнендә, ягъни 17 мартта Югары Байлар авылында көн итүче Мәүлидә Исламова 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы уздырды.
-
Рәхмәт хаты тапшырдылар
Югары Байлар авылында яшәүче Мәүлидә Нур кызы Исламовага авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гараев һәм ветераннар Советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән күпьеллык хезмәте һәм ТР агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 85 яшьлек юбилее уңаеннан Рәхмәт хаты тапшырды. Исламова (Сәлимгәрәева) Мәүлидә Нурулла кызы 1939 нчы елның 17 нче мартында Минзәлә(хәзерге вакытта Тукай районы) районы Югары Байлар авылында туа.
-
Татарстанда 2024 елда илкүләм проект буенча 105 медицина учреждениесе ремонтланачак
2024 елда Татарстанда 105 беренчел звено медицина учреждениесе ремонтланачак. Әлеге эшләргә финанслар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча бүленә.
-
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Россия Федерациясе Президентын сайлау уңаеннан мөрәҗәгате
Хөрмәтле татарстанлылар!
-
Хөрмәтле ватандашлар
Быел 17 мартта без Россия Федерациясе Президентын сайлыйбыз. Бу юлы, бик көчле тышкы басым шартларында, бу гамәл дәүләтнең алдагы елларда эшләячәк җитәкчесен сайлап кую гына түгел. Бу юлы, сайлауда катнашып, без илебезнең дәүләт, технология, азык-төлек, фән суверенитеты һәм, әлбәттә, рухи бәйсезлеге өчен көрәшәбез.
-
Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 9 меңнән артык өлкән кеше диспансеризация узды
2024 елның беренче ике аенда авыл җирлегендә яшәүче 9 547 өлкән кешене диспансеризация, вакцинация уздыру, планлы госпитализация һәм башка медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанның медицина учреждениеләренә алып барганнар. Бу ярдәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.
-
ТР Экология министрлыгына мөрәҗәгатьләрнең күбесе «Мәктәп экопатруле» системасы аша килә
2023 елда Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы гражданнардан килгән 11 844 мөрәҗәгатьне караган, аларның яртысыннан күбрәге – 6 297 – «Мәктәп экопатруле» системасы аша кабул ителгән. Әлеге хәл мәктәп укучыларының әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрендә активлыгын күрсәтә. Бу хакта, үткән елда күзәтчелек өлкәсендәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясаганда, ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин сөйләде.
-
Волонтерлар ярдәме
Новотроицкое авыл җирлегенең “Шәфкатьлелек” волонтерлар төркеме әгъзалары гуманитар ярдәм җыюда читтә калмадылар.
-
Безнекеләр җиңеп кайттылар
Мәләкәс авылының «Сокол» командасы Шәрләрәмә авылында узган хоккей буенча ачык турнирда җиңү яулады.
-
Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында якынча 250 предприятие катнашты
2023 елда Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында 248 предприятие катнашты. Илкүләм проектта катнашкан предприятиеләрнең 4 509 хезмәткәре һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларын файдалану буенча укулар узды. Проектта катнашкан предприятиеләрнең 241 вәкиле «2021-2023 елларда җитештерүчәнлекнең лидерлары» идарәче кадрларны укыту программасын үтте. Әлеге мәгълүматларны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итте.
-
Хөрмәтле тукайлылар, курку белмәс, батыр йөрәкле ир-егетләребез!
23 февральдә Россиянең Хәрби дан көннәренең бер се – Ватанны саклау чылар көне бил ге ләп үтелә.