Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фронт ныклы тыл белән көчле

Ике елдан артык инде бөтен ил халкы махсус хәрби операция зонасыннан булган яңалыкларны борчылып көтеп ала, андагы хәлләрне күзәтә. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин 2022 елның 24 февралендә ясаган чыгышында: «Без бу галәмәтне башламадык, әмма без тәмамлаячакбыз», – диде. Безнең ил халкы хөкүмәтнең Донбасска ярдәм итү карарын хуплады.

Меңләгән волонтерлар хәрби комиссариатларга барды. 2022 нче елның сентябрьдә өлешчә мобилизация турында игълан ителде. Безнең поселоктан 20 кеше: Марс Абдуллин, Антон Абрамов, Максим Андреев, Руслан Асламов, Вячеслав Артемьев, Александр Белов, Никита Вәлиев, Андрей Горшков, Максим Денисов, Дмитрий Дюков, Линар Камалиев, Олег Козлов, Олег Лобов, Алексей Малов, Рөстәм Мирзаһитов, Петр Федотов, Денис Шмаков, Сергей Шмаков, Денис Ягутов, Иван Уланов мобилизацияләнде. Алар Казанда кыска сроклы хәрби укулар үттеләр, полигоннарда коралларның яңа төрләре белән эш итүне үзләштерделәр, яраланганнарга беренче ярдәм күрсәтү буенча өйрәнүләр уздылар.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярты елга бер тапкыр кыска вакытлы ял бирелә. Бу очрашуларны түземсезлек белән көтәбез. Һәм менә ул сөенечле вакыйга – күңелле очрашу мизгелләре. Барыбызга да кадерле булган солдатны өрмәгән җиргә дә утыртмыйча кунак итүләр башлана. Барысы да шат һәм, дөресен генә әйткәндә, борчулы да. Чөнки, санаулы көннәр тиз үтә. Шуңа да бу вакытны файдалы итеп уздыру өчен мәдәният хезмәткәрләре дә зур өлеш кертә. Мәдәният йорты директоры Анна Шәрифьянова ялга кайтучы хәрбиләр белән очрашулар оештыра. Барысы да – олысы да, кечесе дә махсус хәрби операция барган зонадагы сугыш барышы белән кызыксына. Әйтергә кирәк, балалар да бу очрашуларда җитди күренәләр, алар хәрбиләргә сораулар бирәләр. Алгы сызыкта булган, хәрби бәрелешләрендә катнашкан сугышчылар аз сүзле. Алар күбрәк туган илне ярату, тынычлык кадере хакында сөйлиләр. Әти-әниләре, туганнары, дуслары белән телефоннан сөйләшүләр, посылкалар, безнең районнан, республикадан җибәрелгән гуманитар ярдәм турында сүз барганда аеруча җанланып, зур горурлык белән сөйлиләр. Авылдашларга барлык төр ярдәмнәре өчен ихластан рәхмәт белдерәләр.

Кыска вакытлы ял тиз тәмамлана. Кирәк-яраклар хәстәрләнгән рюкзаклар, юл сумкалары җыелган. Ил тынычлыгына битараф булмаган якташлар, волонтерлар хәрбиләрнең барлык заказларын үтәргә тырыша. Алда – озын юл. Йөзләрдә – җитдилек.

Ни генә әйтмә, күңелдә барыбер борчу сизелә һәм... өмет. Кадерле кешеләр белән кабат очрашырбыз дигән өметләр белән хәрбиләрне озатабыз.

Кызганычка каршы, хәрби конфликтлар корбаннарсыз булмый. Бу кайгы безнең авылны да читләтеп үтмәде. Өч сугышчыны: Петр Федотов, Олег Лобов, Руслан Асламовны узган елның язында җирләдек. Алар безнең күз алдында үстеләр, балалар бакчасына йөрделәр, безнең мәктәптә укыдылар. Гади, ачык күңелле һәм... яшь ир-егетләр. Яткан урыннары алар өчен мамык төсле йомшак булсын.

Балаңны җирләү – мәңге төзәлмәс җан ярасы. Авылдашлар һәлак булганнарның әтиәниләренә, хатыннарына, туганнарына ярдәм итәләр. Бөтен авыл үз геройларын соңгы юлга озатты. Петр Федотов һәм Руслан Асламов – Батырлык ордены, Лобов Олег – Батырлык өчен медаль, Бахмутны алган өчен Вагнер ордены белән үлгәннән соң бүләкләнделәр.

Фронт – ныклы тыл белән дә көчле. Бөек Ватан сугышы чорында әниләребез, әбиләребез бөек җиңүне якынайту өчен көнне төнгә ялгап хезмәт куйганнар. Заводларда, фабрикаларда, басуларда, фермаларда армый-талмый эшләүләре, аркасында совет солдатлары Берлинга кадәр барып җитте һәм Рейхстагта үз исемнәрен уеп язып калдырдылар.

2023 нче елның февраленнән ветераннар советы рәисе Тамара Лобовая һәм аның фикердәшләре Рәмзия Епифанова һәм Айгөл Камалиеваның җиңел кулы белән «Өмет» төркеменең волонтерлык хәрәкәте башланды. Эш маскировка челтәре үрүдән башланды. Аларга Татьяна Горшкова һәм Әлфия Козлова кушылды. Актив хатын-кызлар эшкә үзләренең танышларын, дусларын җәлеп итте. Галина Малова, Светлана Нуруллина, Оксана Зәкиева, Наталья Малова, Татьяна Ташкина, Ирина Гайнетдинова, Светлана Ерохина, Гөлсинә Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Фәйзуллина, Розалия Нуриева Розалия, Зилә Рәхимова, Вера Мамонкина, Людмила Перова, Гөлнара Тимергалиева, Кадрия Җиһаншина, Надежда Кауфетдинова, Венера Шәйсолтанова, Любовь Куклова, Гөлфирә Мирзаянова, Илсөяр Кыямова Илсөяр, Руфия Җәләлетдинова, Әлфизә Гайнетдинова, Гөлия Юнысовалар – иң актив хатын-кызлар. Маскировка челтәре үрүдә Комсомол урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары, балалар бакчасы коллективы да ярдәм итә.

Атнаның һәр сишәмбесендә тарих укытучысы Ирина Гайнетдинова җитәкчелегендә югары сыйныф укучылары белән дәресләрдән соң иске клуб бинасына маскировка челтәре ясарга киләләр. Мәктәпнең тарих музее директоры укучыларга Бөек Ватан сугышы барганда авылда яшәүче хатын-кызларның, балаларның фронтка ничек ярдәм иткәннәрен сөйли. Ирина Шүкәт кызы балаларда патриотик рух тәрбияләүдә зур көч куя.

2023 елда волонтерлар 2840 кв. м. зурлыктагы 74 маскировкалау челтәрләре үрде. Алар безнең егетләр хезмәт иткән полкларга җибәрелде. Һәр челтәргә дымлы салфеткалар, саклагычлар, кулъяулыклар, тәмәке блогы һәм изге теләкләр язылган хат салынды. Сугышчылар: «Маскировка челтәрләре өчен бик зур рәхмәт! Алар, чыннан да, безнең тормышыбызны саклауда зур әһәмияткә ия...» дип рәхмәт әйтеп җавап язалар. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, спанбонд тукымасы һәм челтәрләр авыл халкының ирекле иганәләре хисабына сатып алына. Волонтерлар авыл чатларында шәһәр халкына госпиталь өчен әйберләр җыю, матди ярдәм күрсәтү буенча мөрәҗәгать итәләр.

Бездә битараф калган, бернинди дә ярдәм күрсәтмәгән бер генә кеше дә калмагандыр. Госпиталь өчен кыска вакыт эчендә урын-җир әйберләре һәм эчке кием, кер юу чаралары, медикаментлар, кием, өй токмачлары һәм сугышчыларыбызга тизрәк савыгу теләкләре язылган хатлар салынган берничә тюк әйбер җыелды. Безнең волонтерлар җыелган әйберләрне илтү өчен ике рейс ясадылар. Гуманитар ярдәм ташу белән Әлфия һәм Николай Козловлар (аларның улы Олег алгы сызыкта), Ольга Викторовна Сурова (авыл җирлеге башлыгы), Татьяна һәм Виктор Горшковлар (аларның улы Андрей фронтта) шөгыльләнәләр. Шәхси транспортта алар үз хисапларына Яр Чаллы шәһәренең «Без бергә» (18 к.) һәм «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз»(25 к.) волонтерлык үзәкләренә кирәкле йөкне ташыйлар.

Наталья Малова – якташларга посылкаларны Алабуга волонтерлар үзәге аша сугыш барган җиргә кадәр алып бара. Күп кенә посылкалар күрсәтмә адрес белән яки ялга кайткан сугышчылар аша җибәрелә.

2023 елның февралендә чечен сугышы ветераны Рамил Шәрифҗанов клубка он һәм йомырка китерде. Бу азыклардан өй токмачы кисәргә теләүчеләр күп булды. Мәктәптә, клубта, өйләрдә токмач кисеп китерәләр. Көз көне бу акциядә катнашуны кабат сорадылар. Бу юлы волонтерлар үз продуктларын кулландылар. Өй токмачы, камыр ризыкларын пластик контейнерларга салып клубка, авыл советына китерәләр, аннан билгеләнгән урынга җибәрәләр. Бу ризыклар безнең сугышчыларыбызны, ашаган чакта гына булса да, үзләрен өйдәге кебек хис итәргә мөмкинлек бирә.

Роза Нуруллина төркеме окоп шәмнәре ясый. Парафин шулай ук халыктан җыелган акчага сатып алына. Бу мөһим эшне Людмила Федотова башкара. Шәмнәрне махсус операциядә катнашучы егетләребез заказы буенча әзерлиләр. Роза Измаил кызы (аның улы Марс хәзер госпитальдә ята) үзенең ярдәмчеләре Фәридә Кузнецова, Светлана Нуруллина һәм аның ире Фәнис, Ирина Белова әзер әйберләрне партиясе белән билгеләнгән урынга җибәрәләр.

Отпускага кайтучылар волонтерларның кайгыртучан куллары белән ясалган шәмнәрне алып китәләр. Бу кечкенә яктылык һәм җылылык чыганаклары блиндажларны һәм терәк пунктларны гына түгел, ә солдатларның йөрәкләрен һәм җаннарын җылыта, авыр фронт көннәрен кичерергә ярдәм итә. Бик зур рәхмәт сезгә!

Авылдашларыбыз һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар авыл волонтеры Рөстәм Бадыйковка бик күп җылы сүзләр әйтәләр, рәхмәтләрен белдерәләр. Ул күп тапкырлар мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итте һәм ул эшне дәвам итә. Мәсәлән, үз акчасына әйберләр сатып алды һәм балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды. Берничә тапкыр безнең егетләр хезмәт иткән частька посылкалар җыю һәм җибәрүне оештырды. УАЗ автомобилен тиешле җиргә күчерергә ярдәм итте. Аның юмартлыгы, киң күңеллелеге мактауга лаек. Рөстәм физик яктан сәламәтлеге белән мактана алмый, әмма аның рухы көчле! Андыйлар турында: корычтай нык рухлы кеше диләр.

Гражданнар җыенында авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова йомшак мебель фабрикасы хуҗасына, мәчет имам-хатыйбы Мирхәт Сираевка, Андрей Мыльцинга, Алия Шмаковага, Тәлгать Җиһаншинга, Завьялова бистәсендә яшәүче (исемен белгертергә теләмәгән) хатынкызга финанс ярдәмнәре өчен һәм Василий Сидоров Василий, Юрий Ямщиков гаиләләренә, Ленар Кауфетдиновка сугышчыларга тапшырган кер юу машинасы һәм барлык авыл халкына акчалата иганәләре өчен рәхмәтен белдерде.

Поселоктагы «Өмет» волонтерлык үзәге якташ сугышчыларга ярдәм күрсәтү буенча ирекле миссиясен дәвам итә: оешмаларны җәлеп итә; иганәчеләр таба; челтәр үрү, токмач кисү эшен дәвам итә; окоп шәмнәре ясыйлар; көнкүреш әйберләре, төнге күзәтү приборлары, дроннар, бронежилетлар, мичләр сатып алу өчен акча җыюны оештыралар.

Без ышанабыз: илебезнең иминлеген саклаучы-яклаучыларыбыз җиңү белән өйгә кайтачак! Чөнки без аларны көтәбез һәм барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез.

Ватанны саклаучыларыбызга, аларның әти-әниләренә, гаиләләренә баш иеп рәхмәт әйтәбез.

Мөслимә Нафикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев