Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдызчыклар якты балкыды

Үткән атнада Яңа посело гы ның мәдәният йортында «Нәни йолдызлар» район балалар иҗаты конкурсының гала-концерты узды. Анда районның балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар үзләренең җырга, биюгә, нәфис сүзгә булган осталыкларын күрсәттеләр.

Гадәттәгечә, гала­концертка килгән кунакларны мәдәният йорты фойесы күңелле гөрелдәү белән каршылады. Матурдан­матур сәхнә костюмнары кигән балалар остазлары, алар өчен җан атып торган әти­әниләре белән әрле­бирле йөреп, чара башланганчы соңгы әзерлек эшләре белән мәшгуль иделәр.

– Кызыбыз Ясминәгә 3 яшь. Балалар бакчасына әле йөри генә башлады. Шуңа да карамастан, авылыбызның «Әллүки» балалар бакчасы тәрбиячеләре әлеге бәйгедә катнашырга тәкъдим иттеләр. Без куанып ризалаштык һәм аларның яр дәме белән айдан артык конкурска әзерләндек. Бик зур рәхмәт тәрбиячеләребезгә: шигырен дә үзләре таптылар, кызыбыз белән өйрәнделәр. Баламның чыгышын түземсезләнеп көтәм инде, – дип дулкынлануын яшермәде бәйгенең Биклән авылыннан килгән иң кечкенә катнашучысы Ясминә Рябаяның әнисе Альбина.

«Сәләтләрен үстерергә кирәк»

Инде гала­концертка да күчик. Аны ачып җибәргәннән соң, сәхнә түренә бер­бер артлы җыр, бию, нәфис сүз ише концерт номерлары белән берсеннән­берсе мөләем, сәләт ле балалар чыга башлыды. Алар арасыннан кемне дә булса аерып чыгу мөмкин түгел иде. Чөнки һәр чыгышта са быйларның, остазларының ты рышлыклары күренә, һәр номер үзенчәлекле булды. Аннары, кечкенә артистлар сабыйларга гына хас самимилыклары, үзләрен сәхнәдә кызык тотулары белән тамаша залында утыручыларны яраттырып көлдерде дә, аларга елмаю һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Гала­концерт әнә шундый җылы, дустанә мохиттә баргангамы – бер сулышта, бик тиз узып китте.

Аннары, сәхнәгә район башлыгы Фаил Камаев күтәрелде.

– Сезнең һәммәгезне дә «Нәни йолдызлар» гала­концертында күрүебезгә бик шатбыз. Нәни артистларыбызны бәйрәмгә әзерләгән тәрбиячеләргә, осталарга бик зур рәхмәт. Аерым рәхмәт сүзләрен ата­аналарга да әйтәсе килә. Чөнки мөгаллимнәрнең, мәдәният учакларында эшләүче ләрнең идеялары ата­аналар ярдәменнән башка гына тормышка аша алмый. Ул сәхнә костюмнарына гына игътибар итегез әле – искиткеч матур, карап туя алмаслык. Аларны тегү өчен дә әти­әниләрдән матди ярдәм кирәк. Төрле бәйгеләрдә катнашырга дип башка районнарга, шәһәрләргә барырга туры килгәндә дә, әти­әниләр юл белән бәйле мәсьәләләрне чишә. Инде артистларның үзләренә килгәндә, безнең районда сәләтле балалар, яшьләр бар. Аларны бары тик күрә белергә, сәләтләрен үстерергә, сәхнә серләренә өйрәтергә генә кирәк, – диде ул.

Җиңелүчеләр юк

Һәр бәйгенең иң көтелгән, дулкынландыргыч мизгеле ул – бүләкләү тантанасы. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаучыларга дипломнарын, истәлекле бүләкләрне Фаил Мисбах улы тапшырды. Бу көнне гала­концертта җиңелүчеләр булмады. Һәрбер бала өенә диплом һәм оештыручылар әзерләгән күч тәнәч ләр белән кайтып китте.

Кемнәр соң алар, җиңү яулаган районның җыр, бию коллективлары, нәни йолдызчыклар? Әйдәгез әле, аларның исемнәрен атап үтик.

«Инструменталь иҗат» номинациясендә җиңүчеләр дипломына Түбән Суыксу авылының «Ак каен» һәм Калмаш авылының «Ләйсән» балалар бакчасы коллективлары ия булды.

«Хореография» номи нация сендә Бәтке авы лы ның «Але нушка» балалар бак часы ның «Радуга», «Айс», Иске Җи рекле авылының «Тургай» балалар бакчасының «Пчелки» бию коллективлары, Кече Шилнә авылының «Колосок», Круглое Поле поселогының «Голубой вагон», «Татарстан» совхозы поселогының «Лебедушка», Әҗмәкәй авы лының «Миләшкәй», Но вотроиц коеның «Ромашка», Мәләкәс авылы ның «Тамчыкай» балалар бак часы коллективлары шулай ук дипломлы булды.

«Нәфис сүз» номина ция сендә Биклән авылының «Әллүки» балалар бакчасыннан Ясминә Рябая, Боерган авылының «Кызыл калфак» бакчасыннан Самина Мәннәнова, Түбән Суыксуның «Ак каен» балалар бакчасында тәрбияләнүче Илназ Харисов белән Кәрим Таипов, Комсомолец поселогының «Петушок» балалар бакчасыннан Виктория Мәрдәншинага да җиңүче дипломы тапшырылды.

«Вокал. Дуэт» номинациясен дә Борды авылының «Чулпан» балалар бакчасыннан Камилла Спиридонова белән Ярослав Тимофеев бүләкләнде.

«Вокал» һәм «Вокал. Соло» номинациясендә җиңүче дипломына Түбән Суыксу авылыннан Кәрим Таипов, Новотроицкоедан «Ромашка» балалар бакчасы сабыйлары, Иске Җирекленең «Тургай» балалар бакчасыннан Тимур Катков, Новотроицкое авылыннан Сафина Салихова ия булды.

«Фольклор» номи на циясен дә Иштирәк авылының «Миләүшә» балалар бакчасы коллективы бүләкләнде.

«Нәни йолдызлар» конкурсына балаларны әзерләүдә зур тырышлык куйган Бәтке авылының «Аленушка» балалар бакчасы мөдире Лилия Хә мидул линага рәхмәт хаты һәм конкурсның күчмә Кубогы тапшырылды.

«Безгә бик ошады!»

Концерттан соң без бәйгедә катнашучылар, аларның әти­әниләре белән дә бераз сөйләшеп алдык.

– Без беренче тапкыр конкурста катнаштык. Безгә бик нык ошады. Тагын шундый бәйгеләрдә чыгыш ясыйсы килә, – дип әйтте Теләнче Тамак авылыннан ике бертуган сеңелкәш Динә һәм Соня Мирҗановлар.

Калмаш авылыннан килгән Закировлар гаиләсе дә бәйге турында яхшы сүзләр генә әйтте:

– Улыбыз Риналь ике ел «Ләйсән» балалар бакчасында иҗат белән шөгыльләнә. Бүген ул башка балалар белән инструменталь ансамбль составында чыгыш ясады. Чараны оештыручыларга тел­теш тидереп булмый. Биредә алган күңелле кичерешләр озак кына хәтердә сакланачак, – диде Сиринә Закирова.

Менә шулай матур һәм күңел ле узды кечкенә тукайлылар арасындагы иҗат бәй ­ гесе. Аларның һәм мә се нә дә, гаиләләренә һәм мө гал лимнәргә алдагы эшләрендә уңышлар, яңа җи ңү ләр теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев