Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы уздырды.

Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы белән бергә утырышта видеоконференция буенча катнашты.

Татарстан Республикасы юлларында аварияләрне киметүгә юнәлдерелгән чаралар турында Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде. Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кабул ителгән чаралар һәм авариялелек торышы турында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев