Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхмәт хаты тапшырдылар

Югары Байлар авылында яшәүче Мәүлидә Нур кызы Исламовага авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гараев һәм ветераннар Советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән күпьеллык хезмәте һәм ТР агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 85 яшьлек юбилее уңаеннан Рәхмәт хаты тапшырды. Исламова (Сәлимгәрәева) Мәүлидә Нурулла кызы 1939 нчы елның 17 нче мартында Минзәлә(хәзерге вакытта Тукай районы) районы Югары Байлар авылында туа.

Мәүлидә апаның колхозда бер эшләмәгән эше дә калмый, барлык эшләрне намус белән башкара. Декрет ялларында да ул механизаторларга ашарга пешерә. Калган елларын терлекчелектә эшли, бозаулар карый, дуңгызчылыкта эшли. Соңгы елларга лаеклы ялга чыкканчы сыер сава. Тормыш иптәше Флүр Нури улы белән 3 кыз, 1 малай тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта 12 оныклары, 12 оныкчыклары бар. Исламовлар авылның ихтирамга лаек кешеләре. Аларны авылның олысы да, кечесе дә хөрмәт итә.

Юбилеегыз мөбәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев