Мошенниклардан саклану өчен «Дәүләт хезмәтләре»ндә «кызыл төймә» булдырыла
җәмгыять

Мошенниклардан саклану өчен «Дәүләт хезмәтләре»ндә «кызыл төймә» булдырыла

«Дәүләт хезмәтләре» порталында мошенниклардан зыян күргән кешеләргә онлайн-операцияләрне вакытлыча туктатырга мөмкинлек бирүче «кызыл төймә» барлыкка киләчәк. Сервисны быел ук эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Григоренко хәбәр иткән, дип яза РИА Новости.

Кулланучы мошенниклар корбаны булуын аңласа, төймәгә басып, мөһим интернет-операцияләрне туктата алачак. Бу вакытта аның исеменнән акча күчерү яки парольләрне үзгәртү мөмкин булмаячак. Сервиска банклар һәм элемтә операторларын да тоташтыру планлаштырыла.

Мошенниклыкка каршы көрәш чараларының яңа пакетына «Дәүләт хезмәтләре»ндә бердәм «Килешү платформасы» булдыру, алдан түләнгән SIM-карталарны сатуны чикләү һәм SMS-рассылмаларны элемтә операторлары аша гына үткәрү тәкъдимнәре кергән.

Григоренко сүзләренчә, документ әзерлекнең соңгы этабында һәм аны Дәүләт Думасына көзге сессиядә кертергә планлаштыралар.


Нет комментариев