“Беткә үч итеп тун яктым”
Япь-яшь кызлар кебек күренгән Галиянең буй җиткергән балалары бар икән инде. Бөтен бәхете йөзендә яшьлек һәм матурлык булып чагылган бу ханым сүзгә сараннардан булмаса да, кирәген генә сайлап сөйли белә, юл буе үз тормышын бәян иткәндә, мин аннан язарга яраганнары турында рөхсәт алырга өлгердем.
- Бер караганда, беткә ачу итеп, тунын утка яккан кеше инде мин, икенче караганда, акылсызлыгы белән бәхетен тапкан кеше дә... Без район үзәгендә яшәдек, әби-бабай авылда торды. Алар исән чагында җәйне гел шулар янында үткәрү инде. Равил миннән ике яшькә олырак иде, без “йөри” башлаганда, мин сигезенче класста идем, ул – унда. Җәй буе кич капка төбендә утырабыз йә велосипедта йөрибез, и рәхәт, ваемсыз чаклар... Дүртәү идек инде без: Равил, мин, Равилнең дусты Ленар, Зилә. Пар-пар кебек күренсәк тә, нишләптер Зилә белән Ленарның борчаклары пешми иде, без урам әйләнеп киләбез дип кузгалсак, икесе дә ике яклап өйләренә кайтып таялар, Ленарның Зиләне озатып йөргәне булмады бугай.
Көз-кыш дип тору юк, авылга атна саен диярлек кайтып йөрибез, Равил белән дуслыгыбызны әниләр дә белә, “берүк ипле генә йөрегез, кеше алдында оятка калдыра күрмәгез”, дип, әни колакка тукып кына тора мәгәр. Равилне армиягә озаттым, хатлар языштык, җәй башында исән-сау әйләнеп кайтты. Районга, безнең өйгә үк килде күрешергә, әнекәем, исемә төшерсәм, хәзер тагын елый башлыйм инде... Чын егетләр төсе кергән, тагын да матурайган, атлап йөрешләренә кадәр икенче. Ул чагында, җүләр кеше шикелле, елый-елый сөендем мин. Яраткан кешемнең исән-сау әйләнеп кайтуына, шушындый баһадир егетнең үз ярым булуына сөенеп, кеше күзләре тия күрмәсен дип көенеп...
Равил мине авылга, үзләренә чакырды. Яшьләр шунда аулак өйгә җыеласы икән, аның армиядән кайтуын бәйрәм итмәкчеләр.. Минем әни өзми-куймый каршы килде: янәсе, беләм мин ул аулак өйләрне, Равил дә инде бала-чага түгел, уеннан уймак чыгарып ташлавыгыз бар... “Минем унсигез яшем тулды бит инде, өй саклап ятыйммыни?” диюемә, “Шул-шул менә, унсигез яшең тулган шул”, диде әни ике сөйләшергә урын калдырмыйча. Ул кичне мин, бөтенесенә үч итеп, үз бүлмәмдә берүзем караватыма капланып яткан хәлдә үткәрдем, әни белән сүзгә килешеп беттек.
Элек мин чит ил сериалларын айдан төшкән бернәрсә кебек карый торган идем. Кыз белән егет бер-берсен ярата, өченче бер кыз арага килеп керә дә, егетне исертеп, аның белән йоклый, аннан, балабыз була, өйлән дип тып итеп каршына килеп баса... Бөтен кинода шул иде бит... Үз тормышымда шул хәл килеп чыгар дип башыма да китермәгән идем...
Без Равил белән аннан соң байтак очрашып йөрдек әле. Теге чакта кайтмавыма үпкәләгәндәй итсә дә, ул турыда тиз оныттык, очрашканда, бер-беребезне күреп туймыйбыз. Мин институтка керергә имтиханнар тапшырып йөрим, Казан бездән ерак түгел бит, көнендә барам да кайтам; матур киләчәк турында хыялланабыз... Аяз көндә яшен яшьнәү дигәннәре чын әйбер икән ул: бер килүендә чын күз яшьләре белән еларга тотынды Равил. Аулак өйдә, имеш, мин кайтмауга үч итеп, тугарылып киткән, Зилә белән йоклаган, Зилә хәзер бала көтә, өйләнешергә кыстый...
Шуны ишеткәч, ике күкрәк арасына кирпеч тыгып куйдылармыни – елый да алмыйм, сөйләшә дә алмыйм, әллә нәрсә китереп кысты. Равилне яңаклап бетергәнемне хәтерлим, аннан кисәк акырып еларга тотындым, теге кирпеч шуннан соң гына юкка чыкты. Аның аклануын, гафу үтенергә маташуын тыңлап торырга сабырлыгым җитмәде, өйгә таба торып чаптым. Аягымда, исемдә әле, аклы-каралы үкчәсез тапочка иде, йөгергәндә шуның сыңары төшеп калды, туктамадым, иелеп алмадым...
Институтка керүгә, август азагында ук бөтенебезне җыеп, Казан артындагы бер авылга бәрәңге җыярга җибәрделәр. Кызлар өй тормышыннан иреккә чыкканга сөенеп туялмый, җырлый-җырлый эшлиләр, кич чыгарга ашкынып торалар. Ул авылның клубын күрсәң, егерменче гасыр азагында шундый клуб саклангандыр дип мәңге ышана алмас идем. Утызынчы елларда мәчет булган йорт әле һаман клуб булып хезмәт итә! Аның шыксызлыгы, искелеге, котсызлыгы... Шунда безнең студентлар да, авыл яшьләре дә гөр килеп бииләр, гармунчылары Нәкыйп исемле ут егет – сыздыра гына, инде барысы белән танышып беткән, үзе дә Казанда, дүртенче курста укый икән. Мин кызларга ияреп шәүлә кебек йөрим, бизәнүне дә оныттым, җыр-биюгә дә катышасым килми, тәүлекнең егерме дүрт сәгате буе күзалдымда, башымда, уемда Равил генә... Болай йөрсәм, ычкынмасам ярар идем дип, үзем үк курка башладым. Берсендә бүтәннәр биегәндә калшаеп беткән урындыкта уйланып утыра идем, кемдер өстерәп тә торгызды, татарча биегән түгәрәккә кертеп тә “ыргытты”. Анысы, район үзәгендә алты ел бию түгәрәгенә йөргән кеше мин, оятка калырлык түгел. Үземне җиңеп, кушылып киттем, ничектер җаныма да җиңелрәк булып тоелды. Шул кичне, бертөркем кызлар кайтырга чыккач, мине гармунчы Нәкыйп капка төбендә “эләктереп алды”. Нәрсә сөйләшкәнебезне дә хәтерләмим инде, кемнән сорап өлгергәндер, Галия дип исемләп эндәшкәне, матур биисең, дигәне истә калган...
Казанда тулай торакка урнашкач, Нәкыйп анда да килеп җитте. Бер кичне Бауман урамында йөрдек тә аннан Горький паркына киттек. Икәүләп карусельгә утырдык, шунда әйләнгәндә Нәкыйп миңа карап торды-торды да: “Мин укып бетергәч, өйләнешик әле, Галия”, диде кинәт кенә. “Нигә хәзер түгел?” дидем мин башыма килгәнче телемә килгән уйны кычкырып әйтеп. Болай диюемнең сәбәбе бар иде. Кичтән хыялланып ятам: их, хәзер берәрсенә – озын буйлы, чибәр егеткә кияүгә чыгарга иде дә, шуны култыклап, әбиләр янына – авылга кайтып төшәргә иде. Равилләр капка төбеннән башымны күтәреп, бәхетле елмаеп, шул кыяфәттә кырык узар идем... Алай дип уйланганда Нәкыйпне башыма да китерү юк, ул чагында мин аның күз төсен дә белми идем.
Нәкыйп тә ул чакта минем шикелле җүләррәк булгандыр дим, шулай булмаса, ике-өч күрешкән, исеменнән башка үзе турында берни белмәгән кызга өйләнү турында башына китерер идеме. Бигрәк башсыз булганбыз инде: әз генә дә уйлап тору юк, әти-әни белән киңәшләшү юк, гаилә коруның ни икәне турында белү юк, сентябрь уртасында тоттык та ЗАГСта язылышып чыктык. Икебездә ике тулай торак пропискасы бар да пичәтле паспортларыбыз бар – бөтен байлык шул. Минем бөтен ашкынганым, әйтәм бит, Нәкыйпне ияртеп, тизрәк авылга кайту. Әти белән әни көтелмәгән хәбәрдән егылып китмәсен өчен, переговорный пунктка барып, икәү кайтасыбызны хәбәр иттем. Әле Нәкыйпнең әти-әнисенә кайтып күренү дә, аларга әйтү дә юк.
Безнекеләрдә нинди скандал булуын сөйләп тормыйм. Теге юлы мин Равилне яңаклаган кебек, әни мине уңлы-суллы яңаклады. Равил турында да аннан ишеттем. Безнең өйгә килгән булган, Зиләнең “бала көтәм” дигәне дөрес түгел, шулай итеп, нәкъ кинодагыча, Равилне өйләндерергә теләве икән. “Балагыз буламы, юкмы, сез икәүнең буласы булган, буявы уңган, барыбер сиңа Галиянең йөзен күрсәтәсебез юк, дидем мин аңа. Аңлаешлы итеп әйттем”, диде әни кемнедер җиңүче кыяфәтендә.
Икенче курстан заочнога күчеп, институтны җиде елда тәмамладым мин... Бер-бер артлы ике балабыз тугач кына Нәкыйпкә чын-чынлап ирем итеп карый башладым. Кай җиремне ошаткандыр, яратты ул мине, учында гына күтәреп йөртте. Хәзер дә шулай, инде унсигезенче елын яшибез. Равил тәки беркемгә өйләнмәде, әтисе үлгәннән бирле әнисе белән икәүләп яшиләр, икесе дә аракы колына әйләнгәннәр. Равилне хәзер танырлык түгел, кибеп-корып беткән, җиргә чүгеп калган. Бер бәхетсезе инде ул дөньяның... Зилә кияүгә чыккан, ул да ике бала үстерә, тик аның ире дә баш ташлап эчә икән, тормышларының бер рәте юк, диләр.
Әби үлгәнче без гел авылга кайтып йөрдек. Озын буйлы Нәкыйбемне, үзем теләгәнчә, култыклап, Равилләрнең капка төбеннән кырык узсам да, нишләптер күңелем түрендә кызганудан башка бер бөртек хис тә юк иде. Киресенчә, үз тормышым түгәрәк булганга сөенеп, тегеләрне жәлләп китә идем. Шуңа гына аптырыйм: беренче мәхәббәттән шулай көл генә кала ала микәнни дим. Кем гаепле дигәндә, язмышка гына сылтап котылам...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев