Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәяүлегә юл бир

10 февральдән 20сенә кадәр районда «Җәяүле кичүе» дип аталган профилактик декада үтә. Бу көннәрдә җәяүле кичүеннән узганда машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә кагыйдәне үтәүләре ЮХИДИ инспекторларының аерым игътибарында булачак. Агымдагы елның бер аенда гына да республикада җәяүлеләрне бәрдерүнең 117 очрагы теркәлгән, аларның 47се җәяүле кичүләрендә булган. Һәлакәтләрдә 6 кеше үлгән,...

10 февральдән 20сенә кадәр районда «Җәяүле кичүе» дип аталган профилактик декада үтә. Бу көннәрдә җәяүле кичүеннән узганда машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә кагыйдәне үтәүләре ЮХИДИ инспекторларының аерым игътибарында булачак.

Агымдагы елның бер аенда гына да республикада җәяүлеләрне бәрдерүнең 117 очрагы теркәлгән, аларның 47се җәяүле кичүләрендә булган. Һәлакәтләрдә 6 кеше үлгән, 120 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Җирле пунктлардан читтә, олы юлларда җәяүлеләрне бәрдерү очракларының күп булуы да борчу тудыра, дип белдерә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Безнең районда да күптән түгел шундый фаҗига теркәлде. Трассада машина бәрдереп киткән ир-атның гомере өзелде.
Машина йөртүчеләр җәяүле кичүләре аша узганда саклык кагыйдәләрен онытмасыннар, җәяүлеләр дә игътибарларын югалтмасыннар иде, дип кисәтәләр юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев