Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Барыбыз да балаларыбызны өзелеп яратабыз. Алар безгә бик кадерле hәм кирәк. Ләкин балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга бар җитдилеге белән карап бетерәбезме соң? Автомобильдә йөргәндә, тормыш мәшәкатьләре белән онытылып, кайвакыт төзәтә алмаслык хаталар ясыйбыз: сабыйларның хәвефсезлек каешын эләктерергә онытабыз, аларны алгы утыргычка утыртабыз. 

Шушы проблемаларны күздә тотып, Түбән Суыксуның «Ак каен» балалар бакчасында «Юл билгеләре иленә сәяхәт» дип аталган чара узды. Бакчада тәрбияләнүче балалар зур кызыксыну белән уеннарда катнашты. Алар бу көнне җәяүле дә, шофер да, пассажир да булды. Яшь җәяүлеләр янына убырлы карчык килеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, балаларны бутарга тырышты. Тик балалар килгән кунакка тиз арада кагыйдәләрне өйрәттеләр. Чарада профилактика бүлеге башлыгы Резидә Гыйльметдинова да катнашты. Ул, сынауларны караганнан соң, балаларның юл кагыйдәләрен яхшы белүен билгеләп үтте, аларга истәлекле бүләкләр hәм дипломнар тапшырды. Балаларның кагыйдәләрне һәрвакыт истә тотуын тәэмин итү, аларның бу юнәлештәге белемнәрен арттыру чараның төп максаты итеп куелды. 

Гөлмира ХӘЙРЕТДИНОВА,
музыка белгече.

Фото Эльмира Мортазинадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев