Район ЮХИДИ хезмәткәрләренең Эчке эшләр бүлегенең шәхси составы белән берлектә уздырылган профилактик рейдында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның барлыгы 69 очрагы теркәлде. Алар арасында иң кабатлана торганы тизлек режимын арттыру кала бирә. Рейд вакытында шундый 37 йөртүче тоткарланды. Куркынычсызлык каешын такмаучылар - бишәү, машина йөртү таныклыгыннан башка йөрүчеләр һәм административ штрафын...
Район ЮХИДИ хезмәткәрләренең Эчке эшләр бүлегенең шәхси составы белән берлектә уздырылган профилактик рейдында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның барлыгы 69 очрагы теркәлде. Алар арасында иң кабатлана торганы тизлек режимын арттыру кала бирә. Рейд вакытында шундый 37 йөртүче тоткарланды. Куркынычсызлык каешын такмаучылар - бишәү, машина йөртү таныклыгыннан башка йөрүчеләр һәм административ штрафын вакытында түләмәгәннәр берешәр кеше теркәлде, дип хәбәр итәләр бүлектән.
Район ЮХИДИ хезмәте исерек килеш руль артына утыручыларны ачыклауның махсус игътибарда булуын билгеләп үтә. Кагыйдә бозуның бу төрен ачыклау буенча ярдәмгә райондашларны да чакыра. Шундый очракка юлыгучыларның 8 (8552) 71-44-81 яки 8 (8552) 37-96-60 телефоннары аша Эчке эшләр бүлегенең дежур частена шалтыратуларын сорый.
Нет комментариев