9 март көнне Тукай районының Дәүләт автоинспекциясе (Госавтоинспекция) хезмәткәрләре юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатыннан «Тоннель» оператив-профилактик чара үткәрәчәк.

Әлеге чараның төп максаты — юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмау. Инспекторлар транспорт белән исерек хәлдә идарә итүче йөртүчеләрне ачыклауга зур игътибар бирәчәк.
Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыру үзегезнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең гомерен куркыныч астына куя. Юлларда игътибарлы һәм җаваплы булыгыз!
Нет комментариев