Тукай районында булган юл һәлакәтендә пассажир хатын-кыз зыян күргән.
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында булган юл һәлакәтендә пассажир хатын-кыз зыян күргән.

11 март көнне Тукай районында ике чит ил автомобиле катнашында юл һәлакәте теркәлә. Юл кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан әлеге һәлакәттә бер кеше — пассажир хатын-кыз зыян күргән.

Тукай районы дәүләт автоинспекциясе 11 мартта булган юл һәлакәте турында хәбәр итә. Chevrolet автомобиле йөртүчесенең кагыйдә бозуы — тизлекне дөрес сайламавы һәм дистанция сакламавы — Hyundai автомобиле белән бәрелешүгә китерә. Бу һәлакәттә «Hyundai» автомобилендәге пассажир хатын-кыз зыян күрә.

Хөрмәтле йөртүчеләр! Юлларда үзегезнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймагыз!


Нет комментариев