Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тизлек режимын сакламау сигезенче каттан егылуга тиң

Ноябрьнең өченче якшәмбесе районда юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелде. Бу уңайдан район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев кайбер уйландырырлык саннарга тукталып үтә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсеннән бик игътибарлы булуларын сорый. Һәлакәтләрнең яртысына якыны исерек йөртүчеләр аркасында килеп чыга. Шулай ук тизлек режимын сакламау бик аяныч...

Ноябрьнең өченче якшәмбесе районда юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелде. Бу уңайдан район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев кайбер уйландырырлык саннарга тукталып үтә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсеннән бик игътибарлы булуларын сорый.

Һәлакәтләрнең яртысына якыны исерек йөртүчеләр аркасында килеп чыга. Шулай ук тизлек режимын сакламау бик аяныч хәлләргә китерә. Тизлекне 70тән 100 км/сәг.кә кадәр күтәрү һәлакәт чыгу куркынычын ике мәртәбә арттыра. 80 км/сәг тизлек белән хәрәкәт иткән машинада бәрелү вакытында куркынычсызлык каешын эләктермәгән кеше сигезенче каттан егылып төшүгә тиң җәрәхәтләр ала, 60 км/сәгатьтә бишенче каттан егылуга тиң җәрәхәтләр ала. 30 км/сәг белән баручы автомобиль җәяүлене бәрдергәндә җәяүленең үлү куркынычы 5 процентны, 50 км/сәг белән барганда - 40, 65 км/сәг белән барганда 84 процентны тәшкил итә.

Шулай ук кечкенә пассажирларны креслосыз алып бару да һәлакәтләр вакытында бик аяныч нәтиҗәләргә китерә. Статистикадан күренгәнчә, мондый фаҗигаләрдә һәр җиденче бала үлә, һәр өченчесе җитди травмалар ала. Үлүче балаларның 45 проценты 7 яшькә кадәргеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге