Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Штрафыңны түләмәсәң – машинаңны теркәүдән төшерә алмыйсың

Ел башыннан Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән 9000нән артык кешене административ штрафка тарттылар, дип белдерә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Ләкин штрафларын вакытында түләмәүчеләр дә аз түгел. Андыйларга карата берничә төр җәза каралган. Беренчедән, бурыч күләмен икеләтә арттырып (ләкин мең сумнан да ким итмичә) түләргә яки унбиш тәүлекне камерада үткәрергә туры килә. Бүгенге көнгә кадәр ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан шундый 173 административ эш ачылган. Административ штраф салыну турындагы карар вакытында үтәлмәсә, ул суд приставлары хезмәтенә юллана. ЮХИДИ бүлеге быел приставларга шундый 300 эш җибәргән. Шулай ук штрафны вакытында түләмәүчеләр транспорт чарасын исәптән төшерә һәм теркәү турындагы мәгълүматларны үзгәртә алмаячак. Моңа да мисаллар бар. Суд приставларына ел башыннан 17 гариза җибәрелгән. Әҗәтлеләрне чит илгә чыгаруны чикләү җәзасы да күптәннән кулланыла. Безнең районда да берничә машина йөртүчегә әлеге проблема белән очрашырга туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге