Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Сарман юлында ике һәлакәттә өч бала зыян күрде

9 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 9 тулганда Яр Чаллы - Сарман юлының 23нче километрында «Калина» автомобиле, каршы юнәлештәге полосага чыгып,«Лада Гранта» белән бәрелешә. 25 һәм 30 еллык стажлы машина йөртүчеләрнең икесе дә 2015 елда кагыйдә бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган булган. Һәлакәттә «Лада Гранта» машинасының йөртүчесе, андагы 55 яшьлек пассажир...

9 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 9 тулганда Яр Чаллы - Сарман юлының 23нче километрында «Калина» автомобиле, каршы юнәлештәге полосага чыгып,«Лада Гранта» белән бәрелешә. 25 һәм 30 еллык стажлы машина йөртүчеләрнең икесе дә 2015 елда кагыйдә бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган булган. Һәлакәттә «Лада Гранта» машинасының йөртүчесе, андагы 55 яшьлек пассажир хатын-кыз, 18 яшьлек пассажир егет һәм «Калина»дагы 53 яшьлек пассажир хатын-кыз сәламәтлекләренә зыян алалар.

Икенче көнне кичке сәгать 4 тулганда шушы ук трассаның 6нчы километрында тагын бер авария теркәлә. Сарманнан Яр Чаллыга таба югары тизлектә хәрәкәт итүче «Киа Рио» машинасы руле артындагы 36 яшьлек хатын-кыз, идарә итүне югалтып, каршы як полосага чыга һәм Яр Чаллыдан килүче «Волга» машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә «Киа Рио»ның йөртүчесе, аның 7 яшьлек кызы һәм 4 яшьлек улы, әлеге машинада барган 16 яшьлек кыз, «Волга»ның 27 яшьлек йөртүчесе, андагы 26 яшьлек хатын-кыз, 6 яшьлек малай сәламәтлекләренә зыян алалар. Бәхеткә, балалар барысы да махсус утыргычларда булалар. Автомобильләр нык җимерелсә дә, анда баручылар табиблар караганнан соң өйләренә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге