Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Сабыйлар юл йөрү кагыйдәләрен гамәлдә өйрәнә алачак

«Солнышко» балалар бакчасында бүгенге көндә 38 сабый тәрбияләнә. Бакча җирлеге кечкенә булу сәбәпле, күп кенә уеннарны, спорт чараларын үткәрү мөмкинлеге юк иде. Юл йөрү кагыйдәләрен кечкенә, кысан бүлмәләрдә өйрәтү бер дә дөрес хәл түгел.

«Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе кысаларында Сосновый Бор поселогының «Солнышко» балалар бакчасы җирлегендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә торган махсус мәйданчыкны бетонлап куйдылар. Сабыйларга мәйданчыкта үзләренең кечкенә машиналарында йөреп, кагыйдә буенча җәяүлеләрне уздырырга һәм юл йөрү билгеләренә карап йөрергә өйрәнергә мөмкинлек туды. Балалар хәзер исә китаптан өйрәнеп кенә түгел, ә гамәлдә юл йөрү кагыйдәләренә төшенәчәк. Балаларга, аларның ата-аналарына, бакча тәрбиячеләренә шундый зур бүләк ясаган «Феникс» җәмгыяте директоры Азат Авзаловка олы рәхмәтләрне җиткерәбез, дип хәбәр итте безгә Надежда Анурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге