Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Руль артында йоклап китү бер гаепсез кешенең үлеменә китергән

Узган җомга көнне, 4 октябрьдә, кичке сәгать 5 тулганда Яр Чаллы - Сарман юлының Новотроицкое һәм Күперле арасындагы өлешендә юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. "Renault Latitude" автомобилендә Сарманнан Яр Чаллыга баручы 1974 елгы ир-ат руль артында йоклап китеп каршы як полосага чыга һәм...

Узган җомга көнне, 4 октябрьдә, кичке сәгать 5 тулганда Яр Чаллы - Сарман юлының Новотроицкое һәм Күперле арасындагы өлешендә юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. "Renault Latitude" автомобилендә Сарманнан Яр Чаллыга баручы 1974 елгы ир-ат руль артында йоклап китеп каршы як полосага чыга һәм кагыйдәне үтәп тыныч кына барган "ВАЗ-21070" автомобиленә бәрелә. Җитмәсә, чит ил машинасының хәрәкәт тизлеге дә тиешледән шактый югары була. "ВАЗ-21070" машинасы руле артында утырган, Сарман районында яшәгән ир-ат алынган җәрәхәтләреннән фаҗига урынында ук җан бирә. Ярый инде "җиделе"дә пассажирлар булмый - андый коточкыч бәрелешүдә алар да исән калырлар идеме икән?

Ә "Renault Latitude" машинасын йөртүче ир, аның өч пассажиры (Лениногорск һәм Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләр, икесе - машина йөртүченең әтисе белән әнисе) төрле җәрәхәтләр алып БСМПга озатылалар. Ике автомобиль дә бик нык җимерелә һәм махсус машина кую урынына озатыла.
Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары ял һәм эш режимын һәрвакыт үтәп йөрергә чакыра. Йокың килә икән, иң яхшысы, руль артына бөтенләй утырма. Барып җиткәнче түзәрмен әле, минем белән мондый фаҗига булмас дип, машина йөртүчеләр бик нык ялгышалар. Андый вакытта 15-20 минут черем итеп алсаң да файдага дип искәртәләр юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев