Якты юл
  • Рус Тат
  • 7 октябрь 2013 яңалыклары

    • 7 октябрь 2013 - 13:05
      Кадрлар үзгәреше
      Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкару Марат Габделхәй улы Фазылҗановка йөкләнде. Моңа кадәр авыл җирлеген җитәкләгән Асия Әбүзәр кызы Измайлова лаеклы ялга китте.
      389
      0
      0
    • 7 октябрь 2013 - 11:03
      Тугыз ай эчендә бер авылдан өч кеше ВИЧ инфекциясен йоктырган
      Район үзәк больницасының баш табибы Галим Сабирҗановның хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә хәбәр итүенчә, СПИД йоктыручылар районда быел кискен арткан. Гыйнвар аенда ВИЧ-инфекцияле 31 кеше исәптә торса, 1 октябрьгә ул сан 47гә җиткән. Бу чорда чирне беренче тапкыр йоктыруның 11 очрагы теркәлгән, шундый диагноз куелган 5 кеше исә районга читтән күченеп...
      448
      0
      0
    • 7 октябрь 2013 - 10:04
      Руль артында йоклап китү бер гаепсез кешенең үлеменә китергән
      Узган җомга көнне, 4 октябрьдә, кичке сәгать 5 тулганда Яр Чаллы - Сарман юлының Новотроицкое һәм Күперле арасындагы өлешендә юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. "Renault Latitude" автомобилендә Сарманнан Яр Чаллыга баручы 1974 елгы ир-ат руль артында йоклап китеп каршы як полосага чыга һәм...
      406
      0
      0
    • 7 октябрь 2013 - 07:38
      Россия беренчелегендә ирекле көрәш буенча райондашларыбыз чыгыш ясаячак
      Ульяновск шәһәрендә Идел буе федераль округының ирекле көрәш буенча турниры үткәрелде. Анда Татарстан командасы өчен райондашыбыз - Круглое Поледан Камилла Елисеева (тренеры Рафаил Гыйззәтуллин) белән Бикләннән Айнур Сөләйманов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) катнаштылар. Спортчылар, үз авырлыклары буенча көрәшеп, III урынга лаек булдылар. Моннан тыш, алар спорт мастеры кандидаты нормативларын да уңышлы...
      441
      0
      0
    Реклама