Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Россия беренчелегендә ирекле көрәш буенча райондашларыбыз чыгыш ясаячак

Ульяновск шәһәрендә Идел буе федераль округының ирекле көрәш буенча турниры үткәрелде. Анда Татарстан командасы өчен райондашыбыз - Круглое Поледан Камилла Елисеева (тренеры Рафаил Гыйззәтуллин) белән Бикләннән Айнур Сөләйманов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) катнаштылар. Спортчылар, үз авырлыклары буенча көрәшеп, III урынга лаек булдылар. Моннан тыш, алар спорт мастеры кандидаты нормативларын да уңышлы...

Ульяновск шәһәрендә Идел буе федераль округының ирекле көрәш буенча турниры үткәрелде. Анда Татарстан командасы өчен райондашыбыз - Круглое Поледан Камилла Елисеева (тренеры Рафаил Гыйззәтуллин) белән Бикләннән Айнур Сөләйманов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) катнаштылар. Спортчылар, үз авырлыклары буенча көрәшеп, III урынга лаек булдылар. Моннан тыш, алар спорт мастеры кандидаты нормативларын да уңышлы тапшырдылар.
- Хәзер исә бу спортчылар белән Россия беренчелегенә әзерләнәбез. Ул 25 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә уздырылачак, - диде тренер Рафаил Гыйззәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт вольная борьба